Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Байлар авылыннан Әхмәт Әгълетдинов намус белән хезмәт иткән һәм эшләгән

Миллионнарча рядовой солдатлар Бөек Ватан сугышы елларында илне фашист илбасарларыннан саклый. Һәм алар ук илне фидакарь хезмәтләре белән җимереклектән дә күтәрә.

Күптән түгел туксан яшь чиген атлап чыккан Байлар авылында туып үскән Әхмәт Әгълетдинов та шундыйлардан. Үзенең озын гомерендә күпне күрергә туры килә аңа. 1942 елда анны сугышка чакыралар. Алгы сызыкка эләккәнче, ул Суслонгердагы хәрби лагерьга җибәрелә, анда солдатларны сугышчан дисциплиналарга өйрәтү урынына кеше чыдый алмаслык шартларда эшләргә мәҗбүр итәләр. Фронтовикның какшаган зиһене барысын да хәтерләми. Фашистларны кайда һәм кайчан тукмавы хәтерендә аз сакланган. Немецларны тар-мар иткәннән соң, японнар янавын туктату өчен Ерак Көнчыгышка озатылуы гына бераз хәтерендә сакланган. Әмма солдатның кыю батырлыкларын раслау булып парад пиджагы кайтармасындагы II дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы ордены тора.

Туган якларына әйләнеп кайтканнан соң, мәкаләбез герое Иске Урыссу авылыннан Байларга күчеп килгән Разияга өйләнә. Үз йорты бакчасының артында ук төзелеп килүче электр станциясенә слесарь булып урнаша. Әхмәт Хисаметдин улы ике тапкыр социалистик ярышта җиңә, «Татарстанның өлкән энергетигы» исеменә лаек була, күп санлы грамоталар белән бүләкләнә. Аның кызы Рабига сөйләвенә караганда, әтисенә авария нәтиҗәләреннән арындыру өчен кайнар казаннар эченә керергә туры килгән. Әтиләре эчкечелек белән мавыгу гына түгел, мондый очракларда бирелгән законлы спирт нормасын да, туганнары һәм якыннары авырткан тәненә сөртсен өчен, өйләренә алып кайткан. Мәкаләбез герое лаеклы ялга чыккач та электр станциясендә эшләвен дәвам итә.

Гаилә корганнан соң, Әхмәт ага иске, әтисеннән калган йорт урынына яңа өй сала. Тормыш иптәше Разия (кызганыч, ул вафат булган инде) белән алар өч бала тәрбияләп үстерә. Аның белән бергә әтисе йортында яшәгән кызы Рабига әтисен карауны үз кулларына алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев