Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сугыш ветеранына - медаль

Дүшәмбе көнне Мәскәү өчен сугышта катнашкан, Бөек Ватан сугыш ветераны Зәки Мәрдановка Мәскәү Хөкүмәтенең "Мәскәү өчен сугышка 70 ел" истәлекле билгесе тапшырылды.

Билге совет сугышчыларының Мәскәү янындагы алышта фашистларга каршы контрһөҗүменә 70 ел тулу уңаеннан Мәскәү Хөкүмәте тарафыннан 2010 елдан кертелгән. Мәскәү мэры исеменнән истәлекле билге Мәскәү шәһәрендә, Россия Федерациясе субъектларында, БДБ, Балтыйк буе илләрендә, Ерак чит илләрдә яшәүче һәм "Мәскәүне саклаган өчен" медале белән бүләкләнгән кешеләргә тапшырыла. Мәскәү мэры А. Собяниннан билгене һәм открытканы Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары И. Халитов тапшырды. Ветеранны район башлыгы М. Шәйдуллин исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы К. Вәлиев котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев