Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Табиблар таңнарны кайтарган

1937 елда туган урыссулы Мөхәммәтхан Әхмәтҗанов күптән түгел йөрәгенә операция кичергән һәм ул ышанып әйтә ала: докторлар аңа тормыш бүләк иткән.

Бу аның алтынчы операциясе, ди героебызның тормыш иптәше Руфия Дәүләтша кызы. Тышкы кыяфәте белән нык күренсә дә, сәламәтлек Әхмәтҗановны иртә калдыра. Хәер, өченче төркем инвалиды булуына карамастан, ул актив тормыш рәвеше алып бара: мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында уздырылган йөзү буенча район ярышларында, шахмат буенча турнирда призлы урыннар яулый. Пенсиягә чыкканга кадәр Урыссу ГРЭСында, Урыссу бемит заводында электр-газ белән эретеп ябыштыручы булып эшли, шуннан лаеклы ялга да чыга. Яшь чагында Казахстанда чирәм җирләрне үзләштерә, башка комсомолецлар белән бергә Башкортстанның Салават шәһәрендә заводлар төзүдә катнаша. Беренче инфарктны 2003 елда кичерә, 2008 елда Казанда йөрәгенә операция ясата. Соңыннан ике күзенә дә операция кичерергә туры килә. Урыссуда өченче ел аңа кара кан тамырларының варикоз киңәюен бетерү буенча операция ясыйлар. Һәм, ниһаять, Әлмәт шәһәренең кардиоүзәгендә аңа йөрәк коронар артериясендәге кан агуын тергезү буенча операция ясыйлар, анда тимер стенд куялар.
Февральнең 11 числосында үземне чиктән тыш начар хис иттем. "Ашыгыч ярдәм" медикларын чакырдык, алар беренче медицина ярдәмен күрсәтте. Икенче көнне әлеге медиклар киңәше буенча йөрәккә ЭКГ ясатырга хастаханәгә юнәлдем. Биредә мине функциональ диагностика табибы С. Кошелеваның һөнәрманлыгы коткарды. Электрокардиограмманы өйрәнеп, ул, терапия бүлеге мөдире С. Хөснетдинова белән бергә, мине Әлмәт шәһәренә җибәрү буенча барлык чараларны күрде. Кардиоүзәктә пациент кабул итүгә һәм ашыгыч операция ясауга алдан әзерләнгәннәр иде. Миндә тагын инфаркт булуы ачыкланды, - дип сөйли Мөхәммәтхан Әхмәтхан улы. Ул, Урыссу үзәк район хастаханәсендә авыруларга игътибарлырак була башладылар, югыйсә бу көннәрне күрә алмас идем, дип ассызыклый. "Планнан тыш авыруларны стационарда озак көтәргә туры килмәсә, бөтенләй шәп булыр иде", - дип өсти Руфия Дәүләтша кызы.
Бүген Әхмәтҗановларның бергә тормыш итүләренә 43 ел. Мөгаен, аның үз авырлыклары, шатлыклары булгандыр. Әмма, мәкаләбез герое фикере буенча, әйләнеп кайтмаска киткән яшьлек - гомер узды дигән сүз түгел. Яшь барган саен һәр көннең таңы - намуслы хезмәттә үткәргән тормыш өчен бүләк буларак кабул ителә. Кызганыч, кайвакыт бу бүләкне саклау өчен башкалар ярдәме кирәк. Тормыш сыйфатына, теге яки бу дәрәҗәдә үз чагылышлары белән мохит үзе дә, кеше факторы да ярдәм итә. Әлеге очракта, кеше яшәүгә докторлар ярдәмендә кайтарылган. Беркемгә дә кичерергә язмасын, диясе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев