Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ташкичү авылында яшәүче юбилярлар Россия Президентының котлау открыткасын алдылар

Агымдагы атна башында үзләренең туксан яшлек юбилейларын билгеләп үтүче Ташкичү авыл җирлегендә яшәүче юбилярлар Россия Президенты Владимир Владимирович Путин исеменнән котлау открыткалары кабул итеп алдылар.

Ташкичү авылында гомер кичерүче Мәгыйнур Шәфигуллинага сугыш башланганда нибары 16 яшь була. Яшьлекнең әле яңа чәчәк аткан вакыты. Әмма сугыш елларында барлык авылдагы авыр эш хатын-кызлар җилкәсендә булган. Мәгыйнур апага да печән дә чабарга, ашлык җыярга да, урман кисеп, утын әзерләргә дә туры килгән.

- Ул вакытларда күргән авырлыклар, балам, бүген үзен сиздерә. Аякларым тыңламыйлар. Әле дә ярый кызым янымда. Бер кулымда таяк булса, бер кулым кызым җилкәсенә таяна, ди юбилярыбыз.

Сугыштан соңгы елларда, лаеклы ялка чыкканга кадәр ул фермада сыер савучы булып эшли. Тормыш иптәше белән алар биш балага гомер бүләк итәләр. Кызганычка каршы сугыш елларында күргән михнәтләр генә җитмәгән, Мәгыйнур апага ике баласын да җир куенына салырга туры килә. Бүген ул кызы Илгизә һәм кияве Әзгам белән гомер кичерә. -Аларга нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә ,аз булыр кебек, ди юбилярыбыз. Ходай Тәгалә барыбызга да исәнлек биреп, дөньяларыбыз тыныч булсын иде дип озатып калды безне әлеге мөлаем, шат күңелле апабыз.

Ә икнче юбилярыбыз Нургали Рәфыйков Кече Урыссу авылында туа. Туган авылында мәктәп тәмамлаганнан соң, колхозда төрле эшләрдә эшли. 1944 елда сугышка китә. Өлкән телеграфист, автоматчы була. 1945 елның маеннан 1950 елга кадәр Берлин гарнизонында хезмәт куя. Кызганычка каршы Нургали абыйның ике бертуганы сугыш кырларында батырларга һәлак булалар.

-Сугыштан соңгы елларда һәм лаклы ялга кадәр Тукай исемендәге колхозда электромонтер булып эшләдем. Үз эшемә җаваплы карарга тырыштым. Авыл халкы ярдәм сорап килсә, берсен дә бормый идем. Рәхмәт, авыл мәктәбе укучылары һәм укытучылары һәрдаим яныма килеп торалар, балалар сугыш еллары белән кызыксыналар. Бәйрәмнәрдә котларга онытмыйлар, ди юбилярыбыз.

Бүген Нургали абый тормыш иптәше белән 63 елдан артык иңне-иңгә куеп гомер кичерәләр. Өч балага тормыш бүләк итеп, дүрт оныкка һәм биш оныкчыкның бәхетләренә сөенеп туя алмый. Сугышны үз күзләре белән күргән Нургали абый балалар һәм оныкларның тыныч тормышта яшәүләрен тели.

Район башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Вадигуллин, социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамиль Вәлиев юбилярларны тәбрикләп аларга исәнлек-саулык, тыныч тормыш теләделәр. Район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев