Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ташкичү авылыннан Халидә әби Юнысовага – 95 яшь

Ташкичү авылында гомер итүче хезмәт ветераны Халидә Мөхәммәтгәрәй кызы Юнысовага бүген 95 яшь тулды.

Тумышы белән Кәрәкәшле авылыннан булган кыз ишле гаиләдә туып үсә. 1947 елда ул Ташкичу авылына күченеп килә. Фронтовик Зыя Юнысовка кияүгә чыга. Эштән бәхете булган Халидә апаның шәхси тормышыннан гына бәхете булмый. Әлеге орчык буе хатын-кызга ике баласын аякка бастырырга да, нигез ташыннан башлап йорт житкерергә дә үзенә туры килә. Әмма ул беркайчан да тормышка зарланмый, һәрвакыт кешелекле булып кала белгән Халидә Мөхәммәтгәрәй кызы бүген дә киләчәккә көр күңел белән карый, аның йөзеннән беркайчан да елмаю чаткысы китми.

Үзен олуг юбилее белән котларга дип килгән район башлыгы урынбасары Закуан Ильясовны, Ташкичү авыл жирлеге башлыгы Рамил Вәлиевны да ул үз балаларыдай жылы итеп каршы алды. Ә инде Россия Федерациясе Президенты Владамир Путиннан котлау хаты да кабул иткәч, Халидә Мөхәммәтгәрәй кызы Юнысованың битләреннән бәхетле күз яшьләре тәгәрәп төште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев