Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ташкичүдә армиягә чакырылучы хөрмәтенә кичә уздырдылар

Ташкичү авылы мәдәният йортында "Армиягә озату" дип аталган чара үткәрелгән.

Озату кичәсе сәбәпчесе - тиздән Кораллы Көчләр сафларын тулыландырачак авылдашлары Раил Таҗиев булган. "Чая солдатка"лар үткәргән шаян "учебка" мавыктыргыч тамаша булды, аны төрле заданиеләр үтәү өчен сәхнәгә чакырылган егетләр башкарды. Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев тантана сәбәпчесенә хәерле юл теләде, призывникның әти-әнисе дә изге теләкләрен җиткерде. Армиягә чакырылучыны җыр һәм бию белән үзешчән сәнгатьтә катнашучы артистлар котлады, дип хәбәр итте авыл мәдәният йорты директоры Зиннура Катермина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев