Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татар ашлары үзенчәлекле һәм тәмле

Үткән атнада "Мега" кухнясында Татар кухнясы көне үткәрелде.

"Акция республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан оештырылды, ул "Татарстан Республикасында 2013-2015 елларда сәүдәне, җәмәгать туклануын һәм көнкүреш хезмәтен күрсәтүне үстерү" озак вакытлы максатлы программасы кысаларында үткәрелә, - дип аңлатты район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зәрия Сәетгалина. - Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның милли кухнясы көннәре җәмәгать туклануы өлкәсендә хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту, мәдәни традицияләрне саклау, республикада яшәүче төрле милләт кешеләре арасында дуслыкны ныгыту, аларның үзенчәлекле кухняларын популярлаштыру максатында үткәрелә. Безнең районда мондый акция беренче тапкыр уздырыла. Кызганыч, анда бер генә коллектив катнашырга карар итте".
"Мега" кафесена тәкъдим ителгән продукция үзләренең кулинария цехында җитештерелә. Ул төрле сату нокталарында куела. Цехта пешерелгән камыр азыкларын "Экономная авоська" кибетләр челтәрендә сатып алырга була. Аны "Мега" белән бергә шәхси эшмәкәр Андрей Смоленцев тота. Шулай ук бу камыр ашларын бистәнең һәм күрше шәһәрләрнең кибет киштәләрендә табарга мөмкин. Бу җитештерү төре эшмәкәргә җиңел бирелми. "Тикшерүләр генә ни тора! Узган елда, мәсәлән, алар белән безгә төрле инстанцияләрдән 12 тапкыр килделәр", - дип зарланды ул.
Кафе һәм кулинария цехы белән Сәвия Ибраһимова мөдирлек итә. Ул җитәкчелек иткән коллектив ун кешедән тора. Аның эшендә иң төп терәге - ул пешекче Гөлфинә Урманова, тантаналар алып баручы Нелли Плеханова, Сәвиянең үз кызлары - официантлар Алина һәм Эльвира һәм пешекче-практикант, 22 санлы Октябрьский шәһәре лицее чыгарылышчысы Гүзәл Хәкимова. "Ул, сүз уңаенда, башка элекке практикантларыбыз кебек бездә эшләргә калырга җыена", - дип ассызыклады мөдир.
Кулинария цехында җитештерелгән барлык продукция сертификатлы, ә бу, аның сыйфаты өчен борчылырга кирәк түгел дигән сүз. Моңа дегустациядә катнашкан барлык кешеләр ышана алды. Аларга татар бәйрәмнәрендә традицион булган токмачлы аштан башлап барысы да яраткан татлы десерт - баллы бавырсакка кадәр, уннан артык ашамлык татып карарга мөмкинлек туды. Җәмәгатьчелек вәкилләре - район сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Зоя Глушкова һәм инвалидлар җәмгыятенең җирле бүлекчәсе рәисе Нина Кукушкинаның фикерләре буенча, барлык тәкъдим ителгән ризыклар бик тәмле иде. Аеруча бәя бирүчеләрне камыр ашлары сокландырды. Камырның уңганлыгы турында дәвамлы әңгәмә дә кордылар әле. Ашамлыкларны дегустациягә чакырылган мөселманнар да мактады.
Кунакларны "Мега" осталары үз ашлары белән генә сокландырып калмады. Зал почмакларының берсе узган дәверләр крестьяннары көнкүреше экспонатлары белән бизәлгән иде. Алып баручылардан кунаклар татар ашлары, аларның үзенчәлекләре турында күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Алар үз программаларына "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле чыгышын да керткәннәр. Кыскасы, әлеге чара - "беренче коймак" булса да, төерле түгел иде.
Татар кухнясының кыскача тарихы
Борынгы татарлар күчмә тормыш алып барган. Алар гаиләләре һәм кирәк-яраклары белән далалардан далаларга күченеп йөргән. Аңлашыла ки, мондый шартларда ризыкны төрләндереп булмаган. Аның туклыклы, энергетик кыйммәте югары булуы таләп ителгән. Татарларның төп ашы - ит, әлбәттә, бу алар белән "күчеп йөрүче" азык булган. Аеруча елкы һәм сарык ите киң таралган. Сыер итен татарлар сирәк кулланган. Дуңгыз ите турында сөйләп тә торасы түгел. Хәер шул ук елкы һәм сарык - ит чыганагы гына түгел, сөт чыганагы да булган. Вакыты белән татарлар хәзерге заман Россиясенең күп районнарына урнашкан, утрак тормышка күчкән, хуҗалык алып бара башлаган. Бу татар кухнясының төрлеләнүенә сәбәп булган. Күп нәрсә башка халыклар кухнясыннан алынган һәм утрак тормыш шартларында татарларның җир эшкәртүгә керешүләренең табигый нәтиҗәсе булган. Өстәлдә төче күмәч, төрле боткалар һәм ярма ашлары барлыкка килгән. Моннан тыш, татарлар кара һәм яшел чәй эчә башлый. Алар кошчылык белән шөгыльләнгән һәм хәзер дә шөгыльләнә. Әмма алар кухнясында кош итеннән ашамлыклар күп дип әйтеп булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев