Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Азнакайда татар журналистларының күчмә утырышы узды

Азнакай шәһәрендә Татарстан Республикасы журналистлар берлегенең күчмә Президиумы утырышы узды.

Утырышны журналистлар берлегенең Президиум рәисе Римма Ратникова алып барды. Сүз татар журналистикасының бүгенге торышы, кадрлар мәсьәләсе турында барды, республика һәм район массакүләм мәгълүмат чараларын үстерү буенча анык сораулар каралды. "Ватаным Татарстан" газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, "ТАТМЕДИА" ААҖ милли проектлар өчен җаваплы хезмәткәре Гөлнара Сабирова, Казан федераль университетының татар филологиясе һәм социология факультеты деканы Васил Гарифуллин чыгыш ясадылар.
"ТАТМЕДИА" ААҖ хезмәткәре Г. Сабирова әйтүенчә, бүгенге көндә редакцияләрдә эшләүче 289 кешенең бары тик 110ы гына һөнәри белемгә ия. Бу әлбәттә инде белемле яшь журналистлар аз дигән сүз. Өстәвенә, булганнарының яше пенсия чорына җитеп килә. Президиум әлеге мәсьәләне ничек хәл итү турында фикер йөртте. Районнан бюджет хисабына юллама белән укучылар җибәрү - әлеге мәсьәләдән чыгуның бер юлы. Ягъни, уку бәясенең 50 процентын район түли, ә калганын ата-ана күтәрә. Шул ук вакытта яшь журналист үз районына әйләнеп кайтырга тиеш була. Шулай ук хәзерге татар журналистикасының теле авыр, миллилек юк, дигән фикерләр дә яңгырады, әмма шул ук вакытта социаль челтәрләрдә татар яшьләренең күп булуын күрсәтеп оешкан төркемнәр бар. "Ватаным Татарстан" газетасы редакторы М. Сәфәров: "Кеше яратып укысын дисәң, тормыш турында язарга кирәк", диде.
Киңәшмәнең икенче өлеше Азнакай районының Яңа Ташлыяр авылында узды. 1982 елдан бирле юкка чыккан булып саналучы авылда "Юкка чыккан авылларны яңадан торгызу" республика программасы нигезендә зиярат яңартыла һәм шул авылдан чыккан Г. Камал исемендәге театр артистлары Нәҗибә Ихсанова һәм Әсһәр Шакировның исемнәрен мәңгеләштерделәр. Чарада артистлар үзләре дә катнашты.
Эш көне күңелле дә һәм файдалы да узды. Килгән һәркем чарадан канәгатьлек хисе алып таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев