Татарстан хаҗиларының беренче төркеме Мәккәгә китә
Быел хаҗның стандарт программасы - 235 мең сум тирәсе.
Татарстан хаҗиларының беренче төркеме 8 сентябрь көнне Мәккәгә хаҗ кылырга китә. Бу хакта "ДУМ РТ Хадж" программасы матбугат сәркатибе Игорь Смоленков хәбәр иткән. Гарәфә тавында тору 23 сентябрьгә билгеләнгән. Хаҗиларның беренче төркеме Согуд Гарәбстаныннан 1 октябрьдә кайтыр дип көтелә.
Смоленков сүзләренә караганда, былтыр хаҗның стандарт программасы 155 мең сум торса, быел ул якынча 235 мең сумга төшәчәк, дип яза "Islam-today" порталы.
tat.tatar-inform.ru/news/2015/09/02/113070/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев