Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан мөфтие казыйлар белән очрашты

Күптүн түгел Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, үзенең хөрмәтен белдереп, мөфтияттә республика казыйларын кабул итте. Мөфти белән очрашу дини вәзгыятькә, дини эшчәнлекне оештыруга, дин әһелләренә бәйле фикер алышудан гыйбарәт булды, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Шулай ук бүген мөфтияттә казыйлар өчен оештырылган махсус курсларга йомгак ясалды. Мөфти белән тантаналы очрашудан соң, казыйлар нәзарәтнең конференцияләр залына җыелдылар. Укуларны тәмамлау дәресен - медиация буенча сөйләшүне филология фәннәре кандидаты, Россия ислам институты гуманитар дисциплиналар кафедрасы доценты, КФУның халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәрыкне өйрәнү институтының Язма мирас һәм археография үзәге җитәкчесе Резеда Сафиуллина алып барды. Сөйләшү барышында казыйлар динебезне яхшылап өйрәнү мөһимлеген ассызыкладылар. Казыйларның киңәшләре, карарлары еш кына бәхәсләрнең судка барып җитмәвенә ярдәм итүе хакында әйттеләр. "Без шәригать казыйлары, үзебезне үрнәк итеп күрсәтергә һәм мәхәллә халкына ярдәм итү, аларны борчыган мәсьәләләрне дини яктан аңлату өчен тырышабыз. Укуларны төрле юнәлешләрдә эшләүчеләр белән һәм үзара да тәҗрибә уртаклашу итеп кабул итәбез", -дигән фикерләрен җиткерделәр. Бабаларыбызның мирасын өйрәнеп, ничек безнең бабайлар казыйлар җыелышларын уздырганнар, нинди тәртипләрдә эшләгәннәр - шуларны белү дә әһәмиятле, дип саный алар.

Мәгълүм булганча, ТР МДН һәм КФУ 9-12 февраль көннәрендә Татарстан казыйлары белемен күтәрү курсын уздырды. Курс кысаларында гаилә мөнәсәбәтләре (ярәшү, никах, вакытлыча никах, тыелган никах, парларның хокуклары, мөнәсәбәтләре, талак, балалар тәрбияләү, күпхатынлылык) темалары каралды. Шулай ук, мираска хокуклар, низаг, коммуникация нәтиҗәлелеге һәм башка темалар буенча сөйләшүләр үткәрелде. Лекцияләрне Казан ислам университетының уку-укыту эшләре буенча проректоры, голәмәләр шурасы әгъзасы Р. Нургалеев, социология фәннәре кандидаты, Медиация үзәге җитәкчесе О.Маврин, психология кафедрасы доценты П.Афанасьев һәм башкалар алып барды.

Фотосурәт dumrt.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев