Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан мөфтие Мароккода яшьләргә багышланган халыкара конференциядә катнаша

Конференциянең темасы - "Үзгәрүчән дөньяда - яшьләр".Бу көннәрдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе Мароккага эшлекле сәфәр кыла. Марокконың Марракеш шәһәрендә "Үзгәрүчән дөньяда - яшьләр" дип аталган халыкара конференция уздырыла. Анда барлыгы 90 илдән килгән югары уку йортлары галимнәре, мөгаллимнәре катнаша, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте. ТР...

Конференциянең темасы - "Үзгәрүчән дөньяда - яшьләр".Бу көннәрдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе Мароккага эшлекле сәфәр кыла. Марокконың Марракеш шәһәрендә "Үзгәрүчән дөньяда - яшьләр" дип аталган халыкара конференция уздырыла. Анда барлыгы 90 илдән килгән югары уку йортлары галимнәре, мөгаллимнәре катнаша, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

ТР МДН делегациясе башында - Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. Мөфти белән бергә конференциядә аның урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин, Голәмәләр шурасы әгъзасы Рөстәм Нургалиев, Татарстанның Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина катнаша.

Конференция бүген Коръән уку белән башланып китте. Кунакларны Марокконың Вакф һәм ислам эшләре министрлыгы каршындагы галимнәр башлыгы Мөхәммәд Изуддин әл-Идрисс, Әл-Харам мәчете имам-хатыйбы, доктор Салих Бин Абдуллаһ бин Хүмәйд һәм башкалар сәламләде.

29-31 гыйнвар көннәрендә үткәрелә торган чарада катнашучылар 4 секциягә бүленеп фикерләшә: "Яшьләр һәм үзгәрүчән дөнья", "Яшьләр һәм бүгенге икътисад", "Яшьләр һәм җәмгыять культурасы", "Яшьләр һәм якын киләчәк".

Чара кысаларында Татарстан мөфтиенең танылган мөселман галимнәре белән очрашулары көтелә. (Фотосурәт dumrt.ru сайтыннан алынган.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев