Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән Казан епархиясе футбол уйнады

Кичә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән Казан епархиясе футбол буенча иптәшләрчә матч үткәрде. Уен ТР буенча ЭЭМның Казанның Тынычлык бистәсендәге спорт базасында узды.

"Татар-информ" МА хәбәрчесенә матч судьясы Рафаэль Ильясов сөйләвенчә, очрашу мини-футбол форматында узган. Исемнәре очраклы сайланмаган "Дуслык" һәм "Дружба" командалары 20 шәр минут 2 тайм уйнаган. Һәр команда да катнаш булган: һәр командада православие руханилары, духовная семинариядә тәрбияләнүчеләр, имамнар, мөэзиннәр, мәдрәсәдә шәкертләре бергә уйнаган. Әмма "Дружба" командасында яшьләр өстенлек иткән, ә "Дуслык" командасында - өлкән буын вәкилләре.

Искәртеп узабыз: "Дуслык" командасына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Казанның Ярославские чудотворцы чиркәве настоятеле протоиерей Алексей кергән иде, ул исә шул көнне православие чиркәве вәкилләре лидеры иде.

Футбол карарга килүчеләр өчен уен мавыктыргыч булды. Ничек кенә булмасын, дуслык җиңде - "Дружба" командасы "Дуслык"тан 7:2 исәбе белән өстенлеккә чыкты.

"Дуслыктан башка ни җиңәргә мөмкин? Републикада җәмгыять дуслыгы ныгытылган, Татарстанның үзенчәлеге нәкъ шунда, - дип сөйләде мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Камил хәзрәт Сәмигуллин. - Без православие чиркәве белән дустанә мөнәсәбәтләрдә. Бүген аның шулай икәнлеген, мондый мөнәсәбәтләрнең башка беркайда да булмавын бөтен дөньяга исбатладык. Хәзер барысы да "тагын берәр уен оештырыйк" дигән халәттә. Бәлки баскетбол, волейбол яки су футболы уйнарбыз". Татарстан мөселманнары лидеры билгеләп узганча, мондый чаралар үткәреп, православие вәкилләренең һәм мөселманнарның командага берләшү рухы көчәя һәм ныгый.

"Мондый тыгыз хезмәттәшлек һәрвакыт булды, соңгы вакытларда киң таралды. Бигрәк тә Универсиададан соң, ике катта барлык конфессия вәкилләре җыелгач: "Ничек мөселманнарның намаз уку бүлмәсе белән яһүдиләрнең бүлмәсе янәшә була ала? Сез курыкмыйсызмы?" - дип сорадылар бездән. Моңа без бары тик раввин белән кочаклаштык кына", - дип 2013 елдагыны искә төшереп үтте Татарстан мөфтие.

Үз чиратында, протоиерей Алексей билгеләп узганча, ике конфессиянең уртак спорт чарасы - республикада җәмгыятьтә һәркемнең бер-берсе белән дус булуын белдерүче яхшы күрсәткеч. "Мондый чаралар мөһим, кызыклы һәм бик кирәк. Моннан тыш, алар дәрт уята, бер-беребез белән ирекле аралашу мөмкинлеге бирә. Безгә күп кенә мәсьәләләрне бергә хәл итәргә кирәк, алар бүген кискен һәм безнең белән мөселманнар өчен дә уртак", - диде Алексей атакай.

Бу матчны оештыручылар белдергәнчә, мондый спорт чаралары традициягә әйләнәчәк. Шулай итеп, якын арада уртак волейбол турниры узачак, дип белдерде мөфти. Ә киләчәктә спорт ярышларына яһүдиләр, буддистлар һәм католиклар да кушылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев