Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан райполары I кварталда авыл кибетләренә 501,6 миллион сумлык продукция җибәргән

Икмәк-күмәч товарларын куллану арткан, казылык һәм кондитер эшләнмәләренә ихтыяҗ кимегән.

Татарстанда агымдагы елның I кварталында район кулланучылар җәмгыятьләре базасында җитештерелгән 501,6 миллион сумлык продукция авыл кибетләренә озатылган. Бу узган елның шул чорына карата 139 процент тәшкил итә. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә "Татпотресоюз"дан белдерделәр.

Икмәк-күмәч эшләнмәләре 5,5 мең тонна җибәрелгән. Бу узган елга карата 103 процентны тәшкил итә. Казылык эшләнмәләре 92 тонна җитештерелгән, бу 2014 елның шул чоры дәрәҗәсенә туры килә.

Кондитер эшләнмәләре 372 тонна (92 процент), макарон 164 тонна (115 процент)әзерләнгән.

Авыл кибетләренә 58,7 мең декалитр составында алкоголь булмаган эчемлек озатылган (129 декалитр).

Райпо цехларында 174 тонна балык эшкәртелгән, бу 2014 елныд шул чорына карата 179 процентны тәшкил итә.

(«Татар-информ», Ирина Игнатьева).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев