Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республикада 3 майга 440 мең гектарда язгы чәчү башкарылган

ТР Министрлар Кабинетында язгы кыр эшләре барышы турында Марат Әхмәтов ачыклык керткән.

3 май көнне, ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә кырларда чәчү эшләренең барышы турында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ачыклык кертте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

Республикада, 3 май белешмәләре буенча, 440 мең гектарда язгы игеннәр чәчелгән (25%). Шикәр чөгендере Татарстан буенча барлыгы 19,2 мең гектарда чәчелгән (39%).

Марат Әхмәтов шулай ук көзге культураларның торышы турында да хәбәр итте. Аның белдерүенчә, гомумән, 90 % уҗымнарның торышы яхшы яисә канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Барлыгы республика буенча 588,5 мең гектарда көзге культуралар чәчелгән, шул исәптән көзге бодай - 271,5 мең гектарда, көзге арыш - 301,6 мең гектарда.

Республика районнарында бүгенгә минераль ашламалар уртача 1 гектарга 36,6 кг тупланган.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, Татарстан Республикасында язгы кыр эшләрен башкару өчен 80 мең тонна ташламалы ягулык бүлеп бирелгән.

Әлеге киңәшмәдә сөйләнгәннәрне ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев