Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда бераз салкынайта

Күпчелек районнарда яңгырлар булуы ихтимал.

Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, бүген республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда аз гына яңгырлар явып үтәчәк. Җил төньяк-көнбатыштан, талгын.

Төнлә Татарстан буенча һава температурасы 7 градустан 12 градуска кадәр җылы, көндез - 15 градустан 20 градуска кадәр. Республиканың көньяк-көнчыгышында бар җиргә караганда да җылырак булачак.

Казанда төнлә 8-10 градуска кадәр салкынайта, көндез 16-18 градус җылы булачак. 18 нче августка каршы төндә республикада болытлы һава, урыны белән аз гына яңгыр көтелә. Термометр баганасы нульдән 8 градуска югарылыкка кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

( "Татар-информ").

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X