Татарстанда “Безнең Республика: Горурланабыз һәм яратабыз” гомумреспублика фотоконкурсы старт алды
Татарстанда "Безнең Республика: Горурланабыз һәм яратабыз" гомумреспублика фотоконкурсы старт алды.
Фотоконкурста һәр теләгән кеше катнаша ала. Районның "Яшь гвардия" һәм "Бердәм Россия" оешмалары да анда актив катнашучылар булырга карар иткән. Фотобәйгенең төп номинацияләре - "Лайк"ларның һәм "ретвит"ларның иң зур күләме", "Иң оригиналь фото", "Иң кызыклы комментарий". Һәр фото нинди дә булса күрсәтелгән теманы - хезмәтне, гаиләне, республиканы, хезмәтне чагылдырырга тиеш. Фотографияләрнең үзләрен, шулай ук #нашареспублика хэштэгы белән урнаштырылган фотопостларга сылтамаларны август ахырына кадәр fototatarstan@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев