Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда мөфти Фәизовка һөҗүм итүдә һәм Якуповны үтерүдә катнашы булган террорчылар үтерелгән

Татарстанда мөфтигә һөҗүм итүдә һәм башка җинаятьләрдә катнашы булган террорчылар үтерелгән, дип хәбәр иттеләр ИТАР-ТАССка Илкүләм террорчылыкка каршы комитетның мәгълүмат үзәгендә.

"Озак вакытлы махсус операцияне тормышка ашыру барышында Россиянең Федераль куркынычсызлык хезәмәте эчке эшләр органнары белән бергә ТР территориясендә аеруча авыр җинаятьләр кылуда катнашы булган җинаять төркеме эшчәнлеге туктатылган", - диделәр Илкүләм террорчылыкка каршы комитетның мәгълүмат үзәгендә.

1 нче майга каршы төндә Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Махсус билгеләнештәге үзәкнең "Альфа" бүлеге сугышчылары җинаятьчеләрнең эшчәнлеген туктату буенча чаралар күргән. Гараж бикләнелгән, андагы затларга бирелергә тәкъдим ителгән, алар исә моннан баш тарткан. "Шул ук вакытта җинаятьчеләрнең берсе яшерен юл аша качарга тырышты, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә атты һәм граната ыргытты. Ул урында атып үтерелде", - дип хәбәр иттеләр Илкүләм террорчылыкка каршы комитетның мәгълүмат үзәгендә.

Икенче җинаятьче, шартлаткыч җайланма гаражда шартлау нәтиҗәсендә, яраланган һәм һәлак булган. Махсус операция вакытында 3 полицейский яраланган.

"Җинаятьчеләрнең кемлеге ачыкланды. Бу - 1976 нчы елгы Рәис Миңгалиев һәм 1979 нчы елгы Беслан Нәҗипов, алар ТР территориясендә террорчылык эшчәнлеге өчен эзләүдә иде. Алар террорчылык юнәлешендәге җинаятьләрне оештыручылар һәм аларда катнашучылар иде, шул исәптән 2012 нче елның июлендә ТР мөфтие Илдус Фәизовка һөҗүм итүдә һәм ТР МДНнең уку бүлеге белән җитәкләгән Вәлиулла Якуповны үтерүдә, шулай ук башка террорчылык акцияләрендә", - дип хәбәр иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев