Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда наркополицейскийлар тарафыннан 35 административ хокук бозу ачыкланды

Гыйнвар башыннан Татарстан наркополицейскийлары тарафыннан 35 административ хокук бозу ачыкланды. Шуларның 31е - наркотик чаралар кулланган өчен, наркотикларга бәйлелектән мәжбүри диагностикага һәм дәвалауга 23 кеше җибәрелгән.

2014 елның маеннан судлар тоткарланучыларга диагностика узу, профилактик чаралар үтү яки наркоманиядән дәвалану буенча өстәмә бурыч йөкләргә мөмкиннәр. Дәвалану узудан баш тартучыларга штраф һәм 30 тәүлеккә кадәр административ кулга алу каралган. Наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаять турында мәгълүматлары булган гражданнар Казандагы - 8 (843) 273-43-45, Бөгелмәдәге 8 (85594) 4-22-50 "ышаныч телефоннары"на шылтырата ала. Мәгълүмат аноним рәвештә кабул ителә. Шулай ук Татарстан Республикасы буенча Россиянең Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча хезмәте Идарәсенең Интернет-кабул итү бүлмәсенә http://ufskn.tatarstan.ru/ адоесы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев