Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда “Президент белән бергә” Республика иҗтимагый хәрәкәте оешты

Татарстан яшьләр иҗтимагый оешмалары инициативасы буенча 13 апрельдә "Без булдырабыз! Без бергә!" дип аталган форумда "Президент белән бергә" Республика иҗтимагый хәрәкәте оешты. Аның төп максаты - республикада яшәүчеләрне туплау, "Стратегия-2030" проектын тормышка ашыруда катнашу, Президентның программаларын һәм инициативаларын хуплау.

Форумның нәтиҗәлерәк эше өчен өч махсус секция оештырылган. Беренчесендә Президентның "Стратегия-2030" проекты тикшерелде, ул республикада яшәүчеләргә киң перспективалар һәм гарантияләр ача. "Иҗтимагый пространствоны үстерү" секциясендә катнашучылар индустрияне үстерү буенча иҗади проектлар һәм инициативалар белән танышты. Димтамак авыл җирлеге депутаты, республика Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасында Ютазы районы вәкиле Илкам Дәүләтов өченче - "Татарстан: эшлә, укы, уртаклаш, үзгәр" секциясе эшендә катнашты. Ул территорияләрне үстерү һәм төзекләндерү өчен хәйриячелек һәм ирекле оешмаларның көчен консолидацияләү әһәмиятен карады. "Безнең республикада унар, егермешәр ел эшләгән иҗтимагый оешмалар аз түгел. Аларга үз эшебезне күрсәтергә вакыт җитте. Анда бөтен Татарстан халкының актив катнашуы зарур. Куелган бурычлар, эшләнгән проектлар арткы планда калырга тиеш түгел. Безнең бурыч - кешеләргә аларны тормышка ашыруда ярдәм итү. Биредә, урыннарда, без узган форумның максатлары һәм бурычлары белән яшьләрне җентекләбрәк таныштырырга тиеш. Районның Иҗтимагый яшьләр палатасы әгъзалары билгеләнгән юнәлешләр буенча эшләячәк, ә минем бурычым - аларга җитәкчелек итү", - дип уртаклашты хәрәкәттә үз ролен күзаллавы белән Дәүләтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев