Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда “Притон-2015” профилактик операциясе барышында 292 притон ачыкланган

9-22 февраль көннәрендә Татарстанда "Притон-2015" профилактик операциясе үткәрелде.

Аның эшчәнлегендә барлыгы 2,5 мең полицейский катнашкан. Операция барышында республикада барлыгы 292 притон булуы ачыкланган һәм исәпкә куелган. Аларның 16сы - наркопритон. Бу саннарны бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында уздырылган брифингта әлеге министрлыкның полиция участогы вәкилләре һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы урынбасары, полиция подполковнигы Леонид Шестопалов китерде. Аның сүзләренә караганда, былтыр республика буенча 25 наркопритон оештыручы җинаять җаваплылыгына тартылган. Агымдагы елның 2,5 аенда исә Татарстанда наркопритон тотучыларга мөнәсәбәттә кузгатылган 3 җинаять эше судка тапшырылган, тагын 3се тикшерелә.

Леонид Шестопалов билгеләп узганча, мондый наркоманнар ояларының күпчелеге республиканың эре шәһәрләрендә оештырыла. Былтыр, мәсәлән, полиция хезмәткәрләре Яр Чаллыда 7, Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорскида 3әй, Бөгелмәдә 2, Менделевск белән Казанда 1әр наркопритон эшчәнлеген туктаткан. "Әмма бу афәт зур булмаган шәһәрләргә, районнарга да үтеп керә. Менделеевск, Зәй һәм Ютазы районнарында ачыкланган притоннар моңа ачык мисал булып тора", - дип сөйләде полиция подполковнигы. Аның сүзләренчә, китерелгән саннар беренче карашка гына аз булып тоела. Ник дигәндә, наркопритон тоту фактын дәлилләү җиңел түгел. Наркопритон тотучыны җинаять җаваплылыгына тарту өчен, полиция хезмәткәрләре аңа, ким дигәндә, 2-3 рәсми кисәтү ясарга тиеш. Аларның күбесе 1-2 кисәтүдән соң үзләренең эшчәнлеген туктата. Өстәвенә, бу төр җинаять эшенә материал туплау эше ярты елга кадәр, кайвакытта аннан да күбрәккә сузылырга мөмкин, дип ассызыклады чыгыш ясаучы.

Җинаять статистикасы һәм оператив мәгълүматларны анализлау наркопритон тотучы һәм оештыручыларның төп төркемнәрен аерып чыгару мөмкинлеге бирә. Беренче төркемгә спиртлы эчемлекләр белән мавыгучы 35-60 яшьләрдәге ир-атлар һәм хатын-кызлар керә. Гадәттә, аларның күпчелеге элек җинаять җаваплылыгына тартылган, гаиләсез яши. Мондыйлар үзләренең фатирларын алкоголь яки акча бәрабәренә наркотиклар куллану өчен биреп тора. Икенче төркемне исә 25-35 яшьләрдәге наркотикларга бәйлелектәге кешеләр тәшкил итә. Кагыйдә буларак, алар туганнары белән аралашмый, берничә тапкыр хөкем ителгән һәм еш кына ВИЧ, гепатит белән авырый. Леонид Шестопалов бу төрдәге наркопритоннарның социаль яктан аеруча куркыныч булуын билгеләп узды. Ул китергән саннар буенча, былтыр полиция участогы вәкилләре наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә 1300 хокук бозу очрагын ачыклаган. Быел бу өлкәдә хокук бозулар саны, узган елгы шушы ук вакыт белән чагыштырганда, 64 процентка күбрәк теркәлгән (2014 елның ике аенда - 177, быел шул ук вакыт эчендә - 266 очрак). Хәзерге вакытта республикада 6612 наркотикларга бәйлелектәге кеше Татарстан эчке эшләр органнары профилактик исәбендә тора.

Леонид Шестопалов сүзләренә караганда, "Притон-2015" операциясе барышында наркопритоннардан тыш, полиция хезмәткәрләре тарафыннан 14 фахишәлек притоны ачыкланган. Калганнары исә - алкопритоннар. Шулай ук РФ Административ хокук бозулар турындагы Кодексының 6.8 һәм 6.9 маддәләрен бозган өчен 178 зат административ җаваплылыкка тартылган, РФ Җинаять Кодексының 228нче маддәсе (наркотик, психотроп матдәләрне яки аларның тиңдәшләрен законсыз алу, саклау, күчереп йөртү, ясау, яңадан эшкәртү; шуларны җитештерү, сату яки салып җибәрү) буенча 78, тагын 232нче маддәсе (наркотик матдәләрне куллану өчен притон тоту) буенча исә 3 җинаять очрагы теркәлгән. Барлыгы 686 грамм наркотик матдә әйләнештән алынган.

"Хәзерге вакытта наркопритоннар саны, сизелерлек дәрәҗәдә булмаса да, кими. Моның объектив сәбәпләре бар. Бүген наркоманнарга, наркотиклар җитештерүгә караганда, синтетик наркотиклар сатып алу күпкә җиңелрәк һәм отышлырак. Шуңа аларга наркопритон оештыруның кирәге шуның хәтле генә",- диде Леонид Шестопалов.

ТР буенча ЭЭМ наркотик сатучылар, наркопритоннар турында белүчеләр полициянең якындагы җирле бүлегенә яисә түбәндәге телефоннар буенча хәбәр итсен иде, дип мөрәҗәгать итә: 291-20-02, 112, 02, 052.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев