Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанның наркополиция хезмәткәрләре синтетик наркотиклар сатучы төркемне кулга алган

Татарстанның наркополиция хезмәткәрләре синтетик наркотиклар сату белән шөгыльләнүче җинаятьчел төбәкара төркемне кулга алган. Алар арасында, Татарстан вәкилләреннән тыш, Башкортстан, Коми, Удмуртия Республикалары, Алтай һәм Красноярск крайлары кешеләре дә бар. Барлыгы 12 кеше кулга алынган, шул исәптән 3 хатын-кыз һәм 2 балигъ булмаганнар да. Йолып алынган наркотик матдәләрнең күләме 15 килограммны...

Күпләп наркотиклар сату белән шөгыльләнүче төркемнәрне тоткарлау узган ел ахырында активлаша. Казан вузларының берсендә укучы 20 яшьлек студент-биолог җитәкчелегендәге 5 кешедән торган төркем полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана һәм алардан 7 килограмм синтетик матдәләр йолып алына.

Шул көннәрдә генә Россия наркотиклар әйләнешен контрольда тоту буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре тагын 7 кешене кулга ала. Алардан 7 килограмм синтетик наркотик матдә һәм 650 төймә амфетамин тартып алынган.

Кулга алынучыларның барысын да 22 яшькә җитмәгән булуы, артык зур көч кертми генә тиз арада баеп китү теләге берләштерә. Яшьләр, наркотикларны үзләре кулланмый, әмма аларның зыяны турында яхшы белә. Алар наркотик матдәләрне капларга тутыру вакытында зарарлы матдәләр белән сулап та кайберләре аңнарын җуеп, озак вакыт аңга килә алмый тору очраклары билгеле. Бу наркотикларның никадәрле көчле булуын күрсәтә.

Шикләнүчеләрдән йолып алынган әйберләр арасында "спайс"лар, "тозлар", "кристаллар" әзерләүдә файдалана торган реагентлар бар. Гомумән, аларда 15 кг наркотик матдә табыла. Әлеге матдәләрнең 1 граммы 20 грамм тарта торган катнашма әзерләргә җитә. Йолып алынган матдәләр арасында инде сатуга әзер булган 600дән артык кап булуы ачыклана.

Хәзерге вакытта шикләнүчеләрнең барысы да кулга алынган, наркотик матдәләрне ясау һәм тарату буенча җинаять эшләре кузгатылган, дип хәбәр итә Россия наркотиклар әйләнешен контрольда тоту буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев