Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ТАТМЕДИА басмаларына язылган өчен iPAD сезне көтә. АШЫГЫГЫЗ!!!

Республика күләмендә, шул исәптән районда "Әбунә өчен iPad" бәйгесе үз эшен дәвам итә.

Агымдагы елның икенче ярты еллыгы өчен гәҗит-журналларга күп итеп язылган укучыларга бүләкләр барып ишерүе турында бәян итеп чыккан идек. Шул ук максатларны - халыкның мәдәниятлелеген арттыруны, белем дәрәҗәсен үстерүне, ял сәгатьләрен укып уздыруны тагын да популярлаштыруны күз уңында тотучы бәйге үз катнашучыларын, үз җиңүчеләрен эзләвен дәвам итә.

"ТАТМЕДИА" җәмгыяте оештырган бәйге агымдагы елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк. 2015 елның 5 февралендә аңа нәтиҗә ясалачак. Бүләкләр 10 марттан да соңга калмыйча тапшырылачак. Ә бүләкләр бу юлы тагын да яхшырак. Төп бүләк, әлбәттә, Айпад. Өстәмә бүләкләр сыйфатында өч данә Samsung санлы фотоаппарат карала. Бәйгене оештыручылыр хәтта дәрт өсти торган призлар - 50 данә канцтовар җыелмасы тапшыруны да кирәк дип тапкан. Бүләксез калмас өчен беренче һәм төп шарт булып "ТАТМЕДИА" җәмгыятенең өчтән дә ким булмаган матбугат басмасына язылырга кирәк. Бәйгенең тагын берничә шартын атау урынлы булыр. Гәҗит-журналларга язылу бәясе буенча иң зур сумманы туплаган кеше берничә булып чыккан очракта, җиңүче дип әбунәне иртәрәк рәсмиләштергән укучы табыла. Бу шулай ук өстәмә бүләкләрне билгеләгәндә дә исәпкә алыначак. Моннан алда уздырылган "Әбунә өчен iPad" бәйгесендә җиңү яулап, төп бүләккә лаек булган кеше бу юлы да уңышка ирешә икән, бәйгене оештыручылар Айпадны әбунә өчен җыелган сумма күләме буенча икенче булган катнашучыга тапшыру хокукына ия.

"ТАТМЕДИА" җәмгыяте 2015 елның беренче ярты еллыгы өчен әбунә кампаниясен тагын да җәелдерү, товар, эш һәм уңайлыклар сату күләмен арттыру максатында почта таратучылар һәм почта элемтәсе бүлекләре арасында да бәйге игълан итте. Ул, ел ахырына кадәр дәвам итәчәк әбунә кампаниясендә, 2014 елның беренче ярты еллыган караганда, "ТАТМЕДИА" җәмгыяте матбугат басмаларына күбрәк әбунә рәсмиләштерүне максат итә. Почтальоннар һәм почта элемтәсе бүлекләре арасындагы бәйге "Иң яхшы шәһәр почтальоны", "Кече калаларның иң яхшы почтальоны", "Иң яхшы авыл почтальоны", "Иң яхшы почта элемтәсе бүлеге" номинацияләрендә узачак. Җиңүчеләрне акчалата бүләкләр көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев