Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“ТАТМЕДИА” матбугат басмаларына язылучы ютазылылар бүләкләр алдылар

Агымдагы елның икенче ярты еллыгында матбугат басмаларына язылуны тагын да җанландыру максатында "ТАТМЕДИА" ачык акционерлар җәмгыяте игълан иткән "Әбунә өчен Айпад" бәйгесенең беренче призеры Дания Вәлиәхмәтова турында өстәге материалда хәбәр итеп өлгергән идек инде.

Бәйге бүләкләренә лаек булган укучыларыбыз тагын да бар. Кәрәкәшле авылыннан Эльмира Әхмәтова әлеге бәйге үткәрелүе турында балалары белән бергә "Сабантуй" журналының чираттагы санын укыганда белеп алганнар.

- Әни, әйдә, без дә катнашып карыйк, дип улым Фәннур инициативаны үз кулына алган иде... Бүген нәтиҗәсен күрүебезгә бик шатбыз, - дип елмаеп сөйли бүләкләрен кабул итеп алган Эльмира ханым.

Кечкенәдән "Веселые картинки", бераз үсә төшкәч, "Яшь ленинчы", "Ялкын" газета-журналларын укып үскән Эльмира, хәзер дә балалары белән бергәләп "Сабантуй" журналып укырга ярата икән. Фәннур белән Айзирә әлеге басма белән элемтә дә урнаштырганнар: үзләре төшергән сурәтләрне җибәреп торалар. Гаилә башлыгы Фазыйл "Ютазы таңы" газетасы аша район хәбәрләрен, аның кызыклы кешеләре турында белеп барса, "Ватаным Татарстан" битләреннән ул республика, дөнья яңалыкларыннан хәбәрдар була. Эльмира ханым исә үзенең укытучылык эшчәнлеген "Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп" журналларыннан башка күз алдына да китерә алмый. "Башлангыч сыйныф балаларына белем бирүдә мәкальләргә, шигырьләргә, әкиятләргә киң таянам", - дип сөйли Әхмәтова.

Бактың исә, өченче призерыбыз, Иске Каразирек авылыннан Фәйрүзә Гарафиева да "Әбунә өчен Айпад" бәйгесе игълан ителүе турында кызлары белән "Гаилә һәм мәктәп" журналы битләреннән укып белгән.

- Кызыксындык һәм катнашырга булдык. Без бит "ТАТМЕДИА" җәмгыятенең өч басмаларын яратып укыйбыз! - дип хәбәр итте ул район газетасының баш мөһәррире Лилия Гәрәевадан бүләкләр кабул итеп алганда.

Фәйрүзә ханым "Мәгариф" журналын бирелеп укыйм, ди. "Аның битләрендә дөнья күргән материаллар миңа педагогик хезмәтемдә зур файда бирә. "Ялкын" журналында басылган кызыклы язмаларга карата укучыларда да кызыксыну уятырга тырышып, аларны озын тәнәфесләрдә бергәләп укыйбыз" - дип сөйли призерыбыз. Ә менә туган җир, туган як яңалыкларын Гарәфиевлар гаиләсе "Ютазы таңы" газетасыннан укып беләләр.

- Киләчәктә дә шундый бәйгеләр оештырсалар, катнашачаксызмы? дип сорарга да өлгермәдек, бүләкләнүчеләр бертавыштан: "Һичшиксез!" - дип җавап бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X