Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Техник тикшерү – иминлек чарасы

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2002 елның 19 февраленнән "Тракторларга, үзйөрешле юл-төзелеш һәм башка машиналарга, аларга тагылмаларга... дәүләт техник тикшерү үткәрү турында"гы 117 санлы карары, шулай ук ТР Дәүләт техник күзәтчелек Идарәсенең 2012 елның 25 декабреннән 202-пр санлы әмере белән дәүләт техник күзәтчелек органнарына үзйөрешле машиналарга (тракторлар, аларга тагылмалар, экскаваторлар, йөк төягечләр,...

- Рөстәм Салихович, дәүләт техник тикшерү нинди максаттан үткәрелә?
- Югарыда әйтелгәннәргә ярашлы, нинди милек формасында эшләүләренә карамастан, район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре үз предприятиеләрендә (оешмаларында) тракторларга һәм башка үзйөрешле машиналарга инвентаризация үткәрү өчен. Үзйөрешле машиналарны теркәү һәм учетын алып баруны системага салу, шулай ук ДТТ уздыру кагыйдәләренә ярашлы техниканы еллык дәүләт техник тикшерүгә хәзерләү һәм кую максатыннан да үткәрелә. 2013 елда тракторларны һәм аларның тагылмаларын, үзйөрешле машиналарны, техниканың башка төрләрен техник тикшерү район башкарма комитеты белән берлектә Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе раслаган графикка ярашлы үткәреләчәк. Әйтик, юридик затлар, оешмалар техник тикшерүне - мартта, авыл хуҗалыгы формированиеләре - апрельдә, шәхси хуҗалыклар майда узачак.
- Техник тикшерү барышында техника хуҗалары каршына нинди таләпләр куела?
- Техник тикшерү вакытында түбәндәгеләргә ныклы игътибар биреләчәк: машина һәм агрегатлардагы дәүләт теркәү номерларының теркәү документларында күрсәтелгән номерлар белән тәңгәл килүе; тракторчыга каралган тәртиптә беркетелгән машина белән идарә итүгә хокукны раслаучы билгеләре булган таныклык; медицина аптечкасы, ут сүндергеч, авария билгесе; сәгатенә 20 чакрымнан югарырак тизлектә йөрүче машина хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләү полисы; машинаның, аның агрегатының техник торышы, шулай ук әлеге машинаны куркынычсызлык белән эшләтүне тәэмин итүче узелларның (тормоз, руль системалары, сигнал приборы, яктырткычлар, конструкциянең башка элементлары, аларның комплектациясе, тагылманың саклагыч җайланмасы) эшләү сәләтлелеге.
- Техник тикшерү узмаган машина хуҗаларына нинди җәза күрелә?
- Дәүләт техник тикшерү узган техникага бер ел дәвамында файдаланырга рөхсәт итүче талон бирелә. Әгәр машина техник төзек түгел яисә ул озак вакыт эшләтелмәгән булса, аның хуҗасы ДТТ көненә кадәр дәүләт техник күзәтчелек инспекциясенә дәүләт техник тикшерү көнен кичектерү турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә һәм теркәү билгесен тапшырырга тиеш. Агымдагы елның 1 сентябренә кадәр техник тикшерү узмаган машиналарны файдалану тыела, теркәү номерлары салдырыла. Бу очракта тәртип бозучылар административ җаваплылыкка тартыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев