Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Террорчылыкка каршы комиссия утырышында район предприятиеләрендә куркынычсызлык чаралары турында сүз барды

Узып баручы елда соңгысы булган, район башлыгы Рөстәм Нуриев рәислегендә үткән террорчылыкка каршы комиссия утырышында сүз районда кабул ителгән куркынычсызлык чаралары турында барды.

Әйтик, район башлыгының коррупциягә каршылык күрсәтү мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, террорчылыкка каршы комиссия секретаре Екатерина Огнева район предприятиеләре һәм хезмәтләренең террорчылык актларына юл куймау буенча башкарылган эшләре турында мәгълүмат бирде. Берничә предприятиене исәпкә алмаганда, предприятиеләр тарафыннан элек контрольгә алынган мәсьәләләр хәл ителгән. Кагыйдә буенча, алар периметр буенча видеокүзәтү камераларын, экстрен чакыру кнопкаларын куюга, аеруча сакланылган объектларга һәм территорияләргә транспортның рөхсәт ителмәгән вакытта керүе омтылышына каршылык күрсәтү җайланмасын булдыруга кагылды. Террорчылыкка каршы комиссиянең күрсәтмәләренә үтәмәү - ул законны бозу. Шуңа күрә, дип ассызыклады комиссия эшендә катнашкан район прокуроры Тимур Фатыйхов, прокуратураның судка дәгъва гаризасын көтеп тормыйча сорауларны хәл итү зарур, киресе булган очракта, предприятиеләр җитәкчеләре инде баш предприятиенең акчасы җитмәүгә сылтана алмаячак.

Утырыш барышында Рөстәм Нуриев тиешле хезмәтләрнең игътибарын Яңа ел бәйрәме каникуллары чорында җәмәгать куркынычсызлыгын саклау буенча эшне, аеруча районның зур торак пунктларында, көчәйтүгә юнәлтте. Идарә оешмаларына, дип билгеләп үтте ул, торак йортларның подъездлары, чарлак һәм подвал биналары мөнәсәбәтендә куркынычсызлык чаралары күрү мөһим: үзләренекен танып белгән шул ук урам себерүчеләр дә уяулыкларын югалтмаска тиеш. Утырыш ахырында Нуриев ассызыклавынча, террорчылыкка каршы чаралар - формаль мәсьәлә түгел һәм алар белән хәзерге тынгысыз заманда исәпләшмичә булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X