Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тиздән Солнечныйда балалар бакчасы эшли башлаячак

Урыссу бистәсендә 80 урынлык яңа балалар бакчасы төзү республика программасы кысаларында алып барыла: республика тарафыннан бүленгән 55 миллион сумнан 70 проценттан артыгы файдаланылган.

Әлеге социаль объектны август ахырында файдалануга тапшыру планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр инфраструктура үсеше бүлегендә. Районның төп төзелеш мәйданчыгында булу балалар бакчасының булачак тәрбияләнүчеләре өчен шатлык хисләре тудырды. Инде бүген үк объект үзенең иркен, якты биналары белән сокландыра. Әле төзелешнең кызган мәле.

- Яңа мәктәпкәчә учреждение проектлаштыруның һәм төзелешнең заман таләпләренә җавап бирә, - ди мәктәпкәчә белем бирү методисты Валентина Орехова. - Музыкаль-спорт залы, логопед бүлмәсе, методик бүлмә, медицина һәм туклану блоклары - сүз уңаеннан, аларны югары технологияле җайланмалар, җиһазлар белән тәэмин итү планлаштырыла - боларның барысы да балаларның тулы кыйммәтле үсеше өчен менә дигән шартлар - һәр әти-әнинең хыялы. Һәм, әлбәттә инде, мәктәпкәчә учреждение территориясен төзекләндерү мәсьәләсе дә икенчел дәрәҗәдәгеләргә күчми. Биредә дүрт спорт-уен мәйданчыгын төзү һәм яшелләндерү планлаштырыла.

Валентина Орехова сүзләре буенча, соңгы биш елда районда җирле бюджет акчасына 60 урынлык дүрт өстәмә төркем, шулай ук реконструкциядән һәм капиталь ремонттан соң 200 урынга ике балалар бакчасы ачылган.

- Районның төзелеш өчен җирләре кимемәде. Шуңа күрә урын сайлаганда аерым проблемалар тумады. Соңгы актив торак һәм объектлар төзү елларында төзелеш эшләре алып барырга да өйрәндек. Президент программасына, теге яки бу проектларны тормышка ашыруга финанслар юнәлтеп, һәр муниципалитетта социаль мәсьәләләрне хәл итүгә җитди игътибар биргән республика лидерына аерым рәхмәт, - дип ассызыклый район башлыгы Рөстәм Нуриев.

Шуны исегезгә төшерәбез, Татарстанда 30 уникаль республика президент программасы тормышка ашырыла. Шуларның берсе - "Балалар бакчаларын төзү", аның кысаларында Чаллыдагы балалар бакчасы төзелде дә инде. Әлеге программа мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә чиратны бетерүне күздә тота. Татарстанда бары биш ел эчендә генә дә республика бюджеты хисабына, шул исәптән, ремонттан соң, 200дән артык мәктәпкәчә учреждение ачылды, шуларның 118е - бөтенләй яңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев