Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төп чыршыда утлар янды

Балалар паркында районның төп чыршысында утлар кабынды. Традиция буенча бу уңайдан бәйрәм чарасы оештырылды.

Әкияти костюмнар кигән артистлар алып барган тамаша балаларны һәм өлкәннәрне сөендерде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов урыссулыларны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләде. Төп чыршы утлары янды, һәм традиция буенча Яңа елның төп символы янында олысы да, кечесе дә җыелды. Зур, күңелле һәм ихлас әйлән-бәйлән уйналды. Якынлашып килүче Яңа елның район халкы өчен шатлыклы булуына, ә аны каршы алу исә озакка истә калуына ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев