Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ТР Федераль монополиягә каршы хезмәт Идарәсе вәкиле ютазылыларны кабул итте

Безнең районда ТР Федераль монополиягә каршы хезмәт Идарәсе вәкиле булып китте.

ТР буенча Россия Федераль монополиягә каршы хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Рузил Хәбибуллин Урыссу күп функцияле үзәгендә гражданнарны кабул итте.

Районн башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Вәдигуллин озатуында монополиягә каршы хезмәт вәкиле "ВОЛМА" һәм Урыссу электр-механика заводы кебек сәнәгать предприятиеләрендә булды, аларның эшчәнлеге, перспективасы белән танышты. "ВОЛМА"ның гипс җитештерү цехында һәм гипсокартон җитештерү линиясендә булу гомуми таныш сүзләрне раслады: тәрәкъкыять кайда барып җиткән! Тасмалы конвейер буенча гипсокартон табаклары (листы) хәрәкәт итә, аларны ахырда механикалыштырылган "көрәкләр" эләктереп ала һәм киләсе операцияне башкару өчен өстәлгә тапшыра. Эшне машиналар башкара. Барысын да түгел, әлбәттә.

Комплекслы трансформатор подстанцияләрен, шулай ук югары һәм түбән вольтлы бүлү шкафларын җитештерүче электр-механика заводының соңгы казанышларына җитештерүгә яңа технологияләр кертеп, эшләнмәләрне буяу сыйфатын арттыру керә.

- Бары сыйфатлы продукция гына безгә базарда көндәшлеккә сәләтле булып калырга ядәм итә, - ди цехлар буйлап озатып йөргән предприятиенең техник директоры. - Монополиягә каршы хезмәткә безнең сорауларыбыз юк. Аның да безгә юктыр, дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X