Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Казан епархиясенең футбол матчы булачак

Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Казан епархиясе дуслык футбол матчы уздыра.

Уен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар кысаларында үткәрелә. Матчта республикадагы мөселман һәм христиан дини идарәләре дин әһелләре, бүлек җитәкчеләре уйнаячак. Командалар катнаш булачак, дип хәбәр итте "Татар-информ" агентлыгы корреспондентына Казан епархиясенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Артем Гаранин. Шунысын да билгеләп узу зарур: Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да уенда катнашу теләген белдергән. Искәртеп үтәбез: бу проваславиелеләр һәм мөселманнар күмәкләшеп уздыра торган беренче чара түгел. Былтыр да конфессияара проектлар тормышка ашырылды: бөтен дөньяда тынычлык һәм бердәмлеккә ярдәм йөзеннән велокросс, "Дуслык аллеясы"нда агач утырту, "Брейн-ринг" интеллектуаль уены.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев