Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ТРның атказанган табибы хөрмәтләнде

Якшәмбе көнне үзенең туган көнен ТРның атказанган табибы Ләлә Гыйльметдинова билгеләп үтте, аңа 93 яшь тулды.

Әлеге кечкенә гәүдәле, әмма көчле рухлы ханым кырык елдан артык гомере дәвамында нарасыйларга дөньяга килергә ярдәм иткән. Үтә таләпчән, әмма мәрхәмәтле. Әлеге сыйфатларны Ләлә Салих кызы бүген дә саклап калган. Туган көнендә күп санлы кунакларны ул елмаю белән каршы алды. Аны котларга, чәчәкләр бәйләме күтәреп, Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Ринат Фатыйхов килгән иде, бәйрәм сәбәпчесе аның белән танышуга шат булды, шулай ук элекке хезмәттәшләре Илгиз Гарифҗановны һәм Людмила Миншинаны күрүенә дә куанды. Алар тантана сәбәпчесенә чәй сервизы бүләк иттеләр. "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлекчәсе политсоветы исеменнән исә Ләлә Салих кызын Елена Коваль котлады һәм бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев