Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туган көнгә чистарып

Кәрәкәшле авылы җыенында җирлек башлыгы А. Дәүләтгәрәев билгеләп узганча, агымдагы елда авылның 255 еллыгын бәйрәм итү күздә тотыла.

Моның өчен авылда төзекләндерү, чистарту эшләре алып барырга кирәк булачак. Шул сәбәпле, "БиоТранс" ҖЧҖ белән килешүләр төзүне дә көн кадагына куярга туры киләчәк - әлеге җәмгыять белән кәрәкәшлелеләрнең бик азы хезмәттәшлек итә. Авылда Саклык банкы филиалы ябылган. Халыкны борчыган әлеге сорауга Саклык банкының Урыссу филиалы идарәчесе Ә. Исламова ачыклык кертте. Әлеге учреждениедә эшләгән кадр, сәламәтлеге какшау сәбәпле, эштән туктарга мәҗбүр булган. Ләкин филиал киләчәктә барыбер ябылачак. Кәрәкәшлелеләргә Урыссуга яисә Ютазыдагы филиалларга йөрергә туры киләчәк. Вахитов урамында яшәүчеләр су юклыктан зарландылар. А. Дәүләтгәрәев халыкның һәр соравын контрольгә алды һәм киләчәктә бергәләп чишәрбез, диде.
Димтамак авыл җирлеге составына кергән Алабакүл авылы халкы белән очрашу барышында җирлек башлыгы М. Ямалиев 2013 елда биредә яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылачак, дип шатлыклы яңалык хәбәр итте. Урамнарда өстәмә яктырткычлар куелачак, биек агачларны кисү дәвам итәчәк. Ләкин халыкны борчыган төп сорау - тузган бараклар. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары З. Сәетгалина әлеге һәм башка сорауларга да бәйнә-бәйнә җавап бирде.
Җыенда участок уполномоченные И. Сафин, "Россельхозбанк" филиалы идарәчесе И. Шәй-гәрданов чыгыш ясадылар. Авыл халкы моң-зарларын гына әйтеп калмыйча, җирлек башлыгына рәхмәт сүзләре дә җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев