Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туксан яшьлек бәйрәкәле сорауларына җавапны Интернеттан таба

Туксанынчы яше белән баручы бәйрәкәле Инком ага Абдуллин үзен кызыксындырган сорауларга җавапны Интернеттан таба.

Әллә кече яшьтән үк аң-белемгә тартылып үсү, әллә Икенче Бөтендөнья сугышында радист һөнәрен үзләштереп, дошман белән элемтәче сыйфатында көрәшү хикмәтедерме, ветеран 80 яшендә компьютерны үзлегеннән үзләштерә. Бүген дә аның "эш" өстәлендә замананың әлеге электрон техникасын тагын да тирәнтен өйрәнү өчен махсус кулланмалар ята.

Егерменче гасыр башларында Азнакай урман хуҗалыгы директоры булып эшләгән Нәҗип Абдуллин гаиләсе мохтаҗлыкта яшәми. Өлкән уллары Инкомның да урта белем алырга мөмкинлеге була. Бөек Ватан сугышы башлангач, 43 яшьлек гаилә башлыгын фронтка алалар. Алты баласы белән бер ялгызы торып калган Инкомның әнисе шул чакта тормышның бөтен ачысын, кадерле кешеләрен югалту кайгысын татый: иренең вафат булу хәбәрен ала, бер улы, басуда коелып калган бөртек ашап, агуланып үлә. 1944 елның февралендә 18 яшьлек өлкән улын фронтка чакыру кәгазе алган ананың нинди хисләр кичергәнен бер Ходай үзе белә.

Инком Абдуллин 2 нче Украина фронтына эләгә. Радистлар курсында алты ай укыган солдатларны рота һәм батальоннарга озаталар. Хөкүмәт элемтәсе полкында хезмәт итүче Инкомга, башка радистлар белән бергә, иптәш Сталин имзалаган әмер һәм боерыкларны теләсә нинди юл белән алгы позициягә илтеп җиткерү йөкләнә.

Сүз уңаеннан. Сугыш елларында хөкүмәт элемтәсе гаскәрләре Кызыл Армия һәм элемтәнең Халык комитеты элемтәчеләре белән берлектә 66500 чакрым һава линиясе төзи һәм яңадан тергезә, 363200 чакрым бакыр һәм корыч үткәргечләр суза һәм яңадан тергезә, 33800 чакырм колга линияләре төзи. 1945 елның маена хөкүмәт элемтәсе гаскәрләре 32944 чакрымга сузылган элемтә линиясенә хезмәт күрсәтә, Япониягә каршы көрәш барган 1945 елның августында бу сан 36854 чакрымны тәшкил итә.

- Бомбага тоту - табигый күренеш булса да, турыдан-туры ут эченә безне кертмәделәр. Элемтәчеләрне сакладылар, - дип сөйли ветеран.

Бөек җиңү китергән яз иртәсен ул Австриянең Баден шәһәрендә каршы ала. Дошман янәдән көч җыеп, башын калкытмауны контрольдә тотучы оккупацион гаскәрләр составында хезмәтен дәвам иткән фронтовик, туган авылына 1951 елда гына әйләнеп кайта. Бөгелмәгә барып комбайнчы һөнәрен үзләштерә, Бәйрәкәнең машина-трактор станциясендә эшли башлый. Бераздан соң ул "Сельхозтехника" дип үзгәртелә, Абдуллин хезмәт коллективының партия оешмасын җитәкли, тракторда эшләвен дәвам итә. Җирне кадерләп баккан, каерылып уңган иген белән бункерлар тулганын күреп хозурланган кеше күңелендә белем алу теләге кабына. Инком Абдуллин Казан авыл хуҗалыгы институтына документларын тапшыра.

- Керү бик җиңел бирелсә дә, укуы авыр бирелде. Беренче курста ук бу фикердән кайтырга мәҗбүр булдым, - дип искә ала язмабыз герое.

Юк, аңа фәннәрне үзләштерү, имтихан һәм зачетлар тоту кыенлык тудырмый. Бу вакытка биш балага гомер биреп өлгергән әти кешенең гаилә йөген дә, белем алу чыгымнарын да бергә тартырга матди көче җитми.

- Ә бит безнең әтиебез бик акыллы, зиһенле, үзлегеннән күпне үзләштергән шәхес. Аңарга югары белем алырга насыйп булмаса да, ул вузларда укучы танышларына диплом эшләрен үтәүдә бик күп ярдәм итте, - дип әңгәмәбезгә кушылды Инком аганың килене Гүзәл.

Бүген ветеран, 56 ел бергә гомер кичергән хатыны Гөлсинәсе бакыйлыкка күчкәч, нәкъ менә шушы мөлаем йөзле, ачык күңелле килене Гүзәл, улы Азат тәрбиясендә яши. Тик менә йорттагы шартлар гына замана таләпләренә туры килеп бетми: су кермәгән, канализация чыкмаган, бәдрәф, әлбәттә, урамда. Бөек Ватан сугышы ветераны әле дә булса торак белән тәэмин итүче дәүләт программасына кушылмаган. Үз гомерендә җиткергән икенче йортында Инком ага утыз елдан артык яши. Ата-бабасыннан калган нигезгә бүген җиденче буын җыела. Гаилә, календарь бәйрәмнәрендә йорт эче, ишегалдының балалар, оныклар, оныкчыкларның шау-шуына, күңелле авазларына күмелү мизгелләре, мөгаен, ветеранга барыннан да якын һәм кадерлерәктер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев