Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уңайлы мохит, дип әйтеп булмый

2011-2015 елларга "Уңайлы мохит" Дәүләт программасына ярашлы, райондагы социаль объектларга пандуслар куела. Әмма аларның күпләре белән файдаланырга мөмкин түгел.

"Уңайлы мохит" программасы инвалидлар һәм авырлык белән хәрәкәт итүче гражданнар өчен социаль инфраструктура объектлары уңайлылыгын тәэмин итүгә юнәлтелгән. Алар башка гражданнар белән берлектә, мәгълүматтан, элемтәдән, хезмәтләрдән файдаланырга, төрле чараларда булырга һәм кибетләрдә товарлар сатып алу мөмкинлегенә ия булырга тиеш. Әлеге шартлар белән тәэмин итү чараларының берсе - пандуслар кую.
Пандус - кресло-арбаларда инвалидлар, балалар коляскалары белән җәяүлеләр һәм гражданнарның башка категорияләре вертикаль рәвештә хәрәкәт итә алсыннар өчен авыш өслек. Аларны урнаштыруның аерым таләпләре бар. Алар җәяүлеләр юлы яки идәннең горизонталь участокларында ике биеклек арасы 4 сантиметрдан арткан урыннарда гына пандуслар куюны таләп итә, шул ук вакытта халыкара практикада ике биеклек арасы, 1,3-1,5 сантиметрдан артырга тиеш түгел. Пандусларга карата төп таләпләрнең берсе булып марш авышлыгының рөхсәт ителгән чикле дәрәҗәсе тора. 0,2 метрга кадәр ул 10 проценттан артмаска тиеш, 0,2 метрдан артканда - 8 проценттан артмаска тиеш. Биш проценттан артык булган авышлык арбадагы инвалид өчен аерым авырлыклар тудыра, шуңа күрә ике яктан тоткычлар кую мөһим. Аларны 0,7 һәм 0,9 метр биеклектә икешәрне урнаштырырга кирәк. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен тоткыч 0,5 метр югарылыкта урнашырга тиеш. Һәр пандус күтәртмәсе башында һәм ахырында киңлеге белән пандус киңлегеннән ким булмаган һәм озынлыгы белән 1,4-1,5 метрдан ким булмаган горизонталь мәйданчыклар ясау мөһим. Пандус ахырында мәйданчыклар зурлыгы инвалид кулларын тәгәрмәчләрдән алып һәм аларны башка гамәлләр өчен (кесәсеннән ачкыч алу, ишек ачу һәм башкалар) кресло-арбаның тулы горизонталь урнашу мөмкинлеген тәэмин итәрлек булырга тиеш. Ишекнең пандуска каршы якка ачылуы зарур.
Бу пандусларга карата төп, әмма тулы булмаган таләпләр. Әмма бездә, бирелгән фотографияләрдә күренгәнчә, алар да үтәлми. Мәсәлән, М. Җәлил урамы буенча урнашкан "Экономная авоська" кибетендә ишек ачылганда сәүдә залына керүне каплый. "Чәчәкләр" кибетендә һәм Ленин урамындагы "Медея" чәчтарашханәсендә пандус авышлыгы хәтта профессиональ булмаган карашка да арбада йөрүче инвалид өчен "җиңәрлек" түгел. "Таттелеком"да берьюлы ике пандус булса да, берсе ярдәмче ишек ягында, икенчесе, килүчеләр залына алып баручы ишек янына куелса да, ишек ни өчендер бикле. Балалар әйберләре сатыла торган "Уңыш" кибетенең кышын пандуслары карга күмелгән иде. Ничек кенә пародоксаль яңгырамасын, арбалы аналарны анда мөгаен зур теләк белән көтмәгәннәрдер. Ә кайбер күптән түгел яңадан ачылган социаль инфраструктура объектларында пандуслар бөтенләй юк. Шулай итеп, "Уңайлы мохит" программасы формаль үтәлә яки бөтенләй үтәлми.
Программа гамәлдә булган вакыт тәмамлануга кадәр югарыда әйтелгән җитешсезлекләрдән арынырга була әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев