Бу узган елның 12 августында Чувашиянең Козловка шәһәрендә кыз җәйге практикасын узган вакытта була. Ир-ат кызны вәгъдә ителгәнчә өенә түгел, ә Козловский районы территориясендәге агачлыкларга алып китә. Биредә ул сабыйны көчли һәм пычак белән берничә тапкыр кадый. Кызның үлгәнлегенә инангач, аны сапер көрәге ярдәмендә күмеп куя. Тоткарланып сорау биргән вакытта башта үзен бик тыныч тота, үтереш турында тәфсилләп сөйли, бераз вакыттан соң гаебен танымый башлый. Психиатрия экспертизасы Яшел Үзәндә яшәүче әлеге ир-атның җинаять вакытында акылы сау булган дип таба һәм ул сак астына алына. Әгәр аның гаебе расланса, аны гомере буена төрмәгә утыртачаклар.
источник:mediametrics.ru
Нет комментариев