Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Укучыларны үз хокуклары белән таныштырдылар

Бөтенроссия хокукый ярдәм кысаларында Урыссу гимназиясендә һөнәри бергәлекләр вәкилләре катнашында хокукый агарту дәресе узды.

Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы, Инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре һәм нотариус укучыларны Бала хокуклары турында конвенция белән таныштырды. Балалар алар белән әңгәмә корды, фикерләре белән уртаклашты. Укучыларга аңлаешлы формада балалар хокуклары һәм ата-ана вазифалары аңлатылды, балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауны тормышка ашыручы структуралар турында мәгълүмат җиткерелде. Үсеп килүче буынның ни дәрәҗәдә төп юридик нормаларын белүенә җәмгыятьнең киләчәктәге хокукый аңы бәйле, шуңа күрә мондый дәресләр белем бирү процессының аерылгысыз өлеше, дип фаразлый педагоглар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев