Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ул халыкка хезмәт иткән

Рәйсә апа Рәфыйкова белән без Урыссу бистәсенең "Фәнис" мәдрәсәсенә йөргән чагыбызда таныштык.

Р. Рәфыйкова 1948 елда Иске Урыссу авылында туган. Йомшак мөгамәләле апа үзенә жәлеп итә, сүзләре күңелгә май булып ята. Ул алма пирогына камыр җәя, үзе ит пәрәмәчләрен алдыма якынайта. "Җитеш, төшке аш вакыты бит", - ди ачык йөзле хуҗабикә.
Хәзерге вакытта Урыссу бистәсендә гомер кичерүче Рәйсә апа Габдерәүф бабай һәм Мәрхәбә әбинең (хәзерге вакытта мәрхүмнәр) җиденче балалары булып дөньяга килә. Барлык туганнарына ярдәм күрсәтергә тырышып үсә ул. (Мин кунакка килгән арада да аный янына әллә никадәр кеше килеп китте). Әти-әнисе, Рәйсәнең үзенең дә булдыклылыгын аңлап, ярдәм-игътибарны күбрәк башка балаларына юнәлтәләр.
Рәйсә апа Энергосбыт предприятиесендә өлкән контролер булып эшли. Хәзер өч предприятие башкарган эшне ул берүзе башкара. Элек "энергия югалту" очраклары булмый. Авылларда электр котеллары урнаштырып, электр энергиясе бәясен дүрт тиеннән бер тиенгә калдыралар. Электр энергиясен урлауга юл куелмый. Ул вакытта барысы да кулдан эшләнә, электрон-хисаплау машинкалары, компьютерлар булмый.
"Предприятиедә аны намуслы, хезмәт сөючән, әдәпле хезмәткәр, тәҗрибәле остаз буларак хәтерлиләр", - ди "Татэнергосбыт" ААҖның клиентларга хезмәт күрсәтү офисы җитәкчесе Т. Хөснуллин.
"Энергосбыт" предприятиесендә эшләп, пенсиягә чыккан Р. Рәфыйкова "Коммунистик хезмәт ударнигы", "Хезмәт ветераны", "Өлкән энергетик" ("Старейший энергетик") исемнәренә лаек булган. Мактау грамоталары бар. "Татэнерго" берләшмәсендә энергетика ветераннары арасында Р. Рәфыйкованың да рәсеме мактаулы урын били.Рәйсә апаның кызы Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең югары белемле китапханәчесе Земфира Искәндәр кызы әнисенә ике онык бүләк иткән. Алсу КХТИның Бөгелмә филиалында укый, Рәсүл Казан дәүләт университетында белем ала, хәзерге вакытта армия сафларында хезмәт итә. "Мин, апаем, халыкка хезмәт иттем. Ютазы районы халкына ярдәме һәм аңлавы өчен рәхмәтлемен", - ди Рәйсә апа. Әлеге ихлас күңелдән әйтелгән сүзләр белән килешмәү һич мөмкин түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X