Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уман чокыры: анда ютазылылар да һәлак булган

Редакция почтасына журналист Александр Илисавскийдан хат килде. Анда ул «Уман чокыры» дип аталган урында Бөек Ватан сугышында вафатлар исемлегендә Ютазы районыннан фронтка чакырылучылар да булуын хәбәр итә. Әмма, ул үзе язуынча,әйдәгез, барысы турында да тәртип белән бәян итик әле.

- 2014 елның җәендә «Комсомольская правда» газетасы хезмәткәрләре кулына күптән түгел украин телендә басылган «Уманская яма" дип аталган китап эләгә. Анда «Stalag-349» немец концлагере госпиталендә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 3300 совет солдаты һәм офицерының исемлеге була. "Уман казаны" Бөек Ватан сугышы тарихында иң фаҗигале ак тапларның берсе, - дип яза Илисавский. - 1941 елның июле ахырында августы башында ул казанда кулга алынган совет хәрби әсирләрен Украинаның Умань шәһәре янында барлыкка китерелгән карьер территориясендә хәрби әсирләрне халык телендә "Уман чокыры" дип аталган "Stalag-349" концлагерена урнаштыралар. Ул балчык карьеры төрендә була. Анда начар шартлар булу сәбәпле, күпләр һәлак була... Авыр хәлдәгеләрне кирпеч заводының элекке тулай торагына җыялар, бернинди дә дәвалау булмый. Үлүчеләрне озын чокырларда, известь белән каплпап күмәләр. Без бүгенге көндә файдалана алган исемлекләр Щорс исемендәге 44нче укчылар дивизиясенең икенче укчылар полкы табибы Григорий Угловой аркасында сакланып калган. Нәкъ менә ул немец властьларының рөхсәтен алып, үз пациентлары үлгәннән соң, көн саен шешәләр эченә урап салынган кәгазь битләре - аларның исемнәре, фамилияләре, туган көннәре, лагерь саннары, чәч төсләре, милләтләре, гаскәр исемнәре, булдыра алганча адреслары, кайвакыт бармак эзләре язылган стандарт бланклар сала. Шулай итеп билгесезлектән өч меңнән дә ким булмаган солдат язмышын кайтарырга мөмкинлек туа.

Сугыш тәмамланганнан соң, фашистларның явызлыкларын тикшерү буенча комиссия әлеге каберләрнең шактый өлешен ача. Калган өлеше җир эшләрен уздырганда, табыла һәм ачыклана. Шул каберләрдә җәсәдләре җирләнгән солдатларның фамилияләре һәм координаталары белән шешәләр табыла да инде. Барлык бу исемлекләр Оборона министрлыгына тапшырыла. Тик алардан "Яшерен" грифы әле күптән түгел генә алына.

Барыннан да элек бу исемлектә концлагерь госпиталендә һәлак булган кешеләрнең исемнәре генә булуын ассызыклыйк. Фашистлар концлагерьдә үтергән әсирләрне без инде беркайчан да белмәячәкбез... Шуңа да карамастан, редакция хезмәткәрләренең документларны җентекләп өйрәнүе аркасында ничектер Татарстанга бәйле 48 фамилияне ачыкларга мөмкин була. Кызганыч, аларның кайберләре язганда һәм расшифровкалаганда нык үзгәргән. Тагын бер проблема бер телдән икенче телгә тәрҗемә итеп, кайберләренең исемнәре үзгәртелгән һәм бүгенге көндә булмаган авыллар, бистәләр исемнәре бар. Әйтик, Нарлад - бу Яшел Үзән районының Нурлат авылы. Шушы көнгә кадәр Татарстан картасында Мамиков һәм Каксанинск торак пунктларын табып булмый.

Алга таба Илисавский шул ук исемлекләрне районнар буенча беркеткән. "Ютазы районы" юлында түбәндәгеләрне укыйбыз: "Талимов А. Т. Ютазинский район Татарской АССР. Умер 24.01.1942 г. (№871) - бр. могила №31. Ахметов Фатех. с.р. Бераки Етозейского района Татарской АССР. Умер 04.10.1942 г. (№1807) - бр. могила №49".

Аңлавыбызча, Фатех, дигән исем Фатыйхтыр инде ул, Бераки - Бәйрәкә, Етозейского - Ютазинского, ә менә Талимов - Талипов яки Галимов булырга мөмкин. Мөгаен, укучыларыбыздан кемдер бу исемнәрдә үзенең Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган якыннарын таныр ( шундый очракта 8-85593-2-76-65 телефоны буенча шылтратуыгызны үтенәбез).

"Кызганыч, - дип яза ахырда Илисавский, - "Уман чокыры" серләрен ачу белән элекке СССР территориясендә урнашкан барлык немец концлагерьларының яшерен вакыйгалары һәм фаҗигалары ачылып бетми. Әйтик, Вязьма янындагы ит комбинаты кайчандыр Dulag-184 урнашкан урында тора. Ягъни, бу концлагерьда һәлак булган совет солдатларының сөякләре өстендә. Бәлкем, шул исәптән, Татарстан сугышчыларыныкындадыр да".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев