Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ун көнлектә күп эшләр башкарылган

Өлкәннәр көне декадасы барышында барлык предприятиеләрдә, учреждениеләрдә һәм оешмаларда пенсионерларны хөрмәтләү чаралары узды.

Районыбызда бәйрәм кысаларында үткән чаралар турындагы мәгълүмат белән социаль яклау бүлеге начальнигы урынбасары Валентина Фадеева район советы һәм башкарма комитеты бүлекләре җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәсендә таныштырды. Бюджет өлкәсенең - 51 һәм предприятиеләргә беркетелмәгән 1263 пенсионерга җирле бюджет тарафыннан 394 200 сум күләмендә азык-төлек җыелмасы тапшырылган. Урыссу бистәсендә һәм Ютазы авылында 103 пенсионерга чәчтарашханәләрдә бушлай хезмәт күрсәтелгән. Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә аз керемле ялгыз 6 кешегә хәйрия ярдәме күрсәткән җиде авыл хуҗалыгы оешмасы, район кулланучылар җәмгыяте, өч эшмәкәр, биш фермер, тугыз мәктәп, биш балалар бакчасы һәм район халкы билгеләп үтелде. Хәйрия ярдәменнән кергән азык-төлек кенә түгел, ярминкәләрдә өлкәннәр сатып алган продуктларны да өйләргә илтү оештырылган. Чыгыш ясаучы сүзен дәвам итеп, социаль яклау бүлегенең Азнакай, Сарман һәм Мөслим районнарының картлар интернатларында яшәүче райондашларыбыз белән очрашуы һәм аларга азык-төлек җыелмалары тапшырылуын җиткерде. "Ветеран" клубына йөрү-челәр өлкән яшьтә булуларына карамастан, Бәйрәкә, Ютазы авылларындагы "Сәламәт" сәламәтләндерү үзәкләрендә концерт программасы белән чыгыш ясаганнар.

Октябрь аеның беренче ун көнлегендә табиблар да читтә калмады, дип билгеләде В.Фадеева. Урыссу үзәк район хастаханәсе, Бәйрәкә һәм Ютазы амбулатор пунктларының табиблар бригадасы авыл җирлекләрендә булган, 70 яшьтән өлкән кешеләрнең сәламәтлеген тикшергән. Район мәдәният учреждениеләре иҗат коллективлары ял чаралары оештырган. Ютазы, Әбсәләм, Бәйрәкә, Подгорный авылларында кино-видеоучреждение бушлай фильмнар күрсәткән. Мәктәп укучыларының тимурчылар командалары да өлкәннәргә ярдәм итеп, "Чиста йорт", "Чиста тәрәзә" акцияләре уздырган. Бу көннәрдә игътибар үзәгендә булган өлкәннәребез җитәкчеләр адресына җылы сүзләр һәм теләкләрен җиткергәннәр.

Киңәшмәне район башлыгы М. Шәйдуллин һәм башкарма комитет җитәкчесе Р. Нуриев дәвам иттеләр. Алар тәүге атнада узачак чаралар планына, контрольгә алынган сорауларга тукталдылар. Бүгенге көндә стадионны тулысынча куллануга тапшыру, урамнарны яктырту эшләре алып бару, карт агачларны кисү һәм алар урынына махсус техника ярдәмендә яшьләрен утырту, Солнечный микрорайоны буенча инженер коммуникация эшләрен алып бару мәсьә-ләләре күтәрелде. Юл буйларыннан чүп җыю һәм тәртип урнаштыру соравы ассызыкланды. Район башлыгы урынбасары Р. Хәкимова да авыл җирлекләрендә чүп түгү графигын җайга салу зарурлыгын искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Өлкәннәр көне