Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Универсиада әзерлегенә югары бәя бирелде

Батыр яуда беленә, диде кичә муниципаль район башлыклары белән узган видеоконференциядә республика Президенты.

Һәм муниципалитет, Казан мэры һәм аның хезмәттәшләре Универсиаданы уздыру һәм аңа әзерлек кысаларында башкарылган эш буенча фикер йөрткәндә, татарстанлылар үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр, диде ул. Грандиоз масштабтагы объектлар төзү, тиешле дәрәҗәдә әзерлек эшләрен уздыру, бик күп спортчылар армиясен һәм кунакларны тиешенчә каршы алып озату - бу республиканың бик зур потенциалы турында сөйли, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Эшләнелгән эшләргә югары бәя Россия Федерациясе Президенты тарафыннан да бирелде, дип искәртте Миңнеханов. Хәзер инде республиканың уңай имиджын саклыйсы гына кала, дип тәмамлады ул сүзен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X