Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Урал сандугачы” төбәкара конкурсы башланып китте

ТР Мәдәният министрлыгы һәм Свердловск өлкәсе Мәдәният министрлыгы татар җыры башкаручылары арасында "Урал сандугачы" төбәкара конкурсының башлануын игълан итте.

Конкурсны оештыручылар һәм гамәлгә куючылар исемлегендә ТРның даими вәкиллеге, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, "Свердловск өлкәсе татарлар конгрессы (Урал татарлары) төбәк иҗтимагый оешмасы да бар.

Фестивальдә катнашырга теләүчеләр үзләренең заявкаларын 8 апрельгә кадәр тапшыра ала. Конкурсны исә 11 апрельдә үткәрү ниятләнә. Йомгаклау концерты шул ук көнне Свердловск өлкәсе дәүләт халык иҗаты сараенда кич уздыру планлаштырыла, дип хәбәр ителә.

"Урал сандугачы"нда ялгыз җырлау, вокаль ансамбль, музыка уен коралына кушылып җырлау номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнәчәк. Алар 15 яшькә кадәр (бу категория катнашучылар төрле жанрлы ике җыр башкарырга тиеш), 15-36 яшь һәм 36-55 яшь категорияләрендә бәяләнә.

Вокаль һәм вокаль-инструменталь ансамбльәр исә 3 җыр: "acapell", 1930-80 елларның популяр җырын һәм ирекле рәвештә сайланган җыр башкарырга тиеш. Башкарылган җырларның татар телендә булуы төп шарт булып тора.

Җиңүчеләрне дипломнар, кыйммәтле бүләкләр яки акчалата премия көтә. Жюри конкурсның гран-приен да бирергә хокуклы, диелә конкурс шартларында.

Тулырак мәгълүматны һәм конкурста катнашырга теләүчеләр өчен заявка үрнәген "Урал татарлары" сайтыннан алырга мөмкин: http://www.tatary-urala.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев