Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Уруссу-Водоканал» һәм «Теплосервис» 2013 елдагы эш нәтиҗәләрен тикшерде һәм 2014 елга бурычларны җиткерде

Узган атна ахырында торак-коммуналь өлкәгә кергән «Уруссу-Водоканал» һәм «Теплосервис» предприятиеләре вәкилләре 2013 елдагы эш нәтиҗәләрен тикшерде һәм агымдагы елга бурычларны җиткерде.

Әлеге предприятиеләр җитәкчеләренең үз хезмәт коллективлары белән очрашулары вакытында райондагы социаль-икътисади хәл, башкарылган эшләр турында район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Вадигуллин мәгълүмат бирде. «Теплосервис» директоры Равил Гарипов котельныйларның һәм җылылык челтәрләренең кышкы чорга әзерлеге турында җиткерде. Подгорный, Кәрәкәшле белем бирү учреждениеләре котельныйларында реконструкция үткәрелгән. Моннан тыш, дип билгеләп үтте Гарипов, Димтамак, Ютазы һәм Подгорный авылларында тузган җылылык челтәрләре алыштырылган. 2013 елда башланган котельныйларны диспетчерлаштыру агымдагы елда тәмамланырга тиеш. Диспетчерлаштыру, дип ассызыклады Гарипов, торак-коммуналь хуҗалыкны автоматлаштыру буенча эш кысаларында уздырыла, әлеге система хезмәткәрләрнең минималь штаты көче белән котельныйлар эшен оператив контрольдә тотуны тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк.

«Уруссу-Водоканал» генераль директоры Гаяз Шафигуллин чыгышы да отчет елы нәтиҗәләренә багышланды. Ул, аерым алганда, халыкны вакытында эчәргә яраклы су белән тәэмин итәргә, канализация суларын кабул итәргә һәм эшкәртергә алынган предприятиенең узган елда начар эшләмәвен билгеләп үтте. Җыелучылар игътибарын авариясез эшкә юнәлтеп, ул предприятиенең үз хисабына күп фатирлы йортларда кварталара су үткәргеч һәм канализацион челтәрләрне алыштыруын ассызыклады. Ә Водоканалның иң актуаль бурычларына, мөгаен, чистарту корылмаларының икенче чиратын төзү мөһимлеге керәдер.

Киләчәккә башкарыласы эшләр юнәлешен җиткереп, ике предприятие җитәкчесе дә эшчеләрнең хезмәт хакы түбән булуын, район буенча уртача эш хакыннан да азрак икәнлеген ассызыклады.

Чара күңелле минутлар белән тәмамланды - «Уруссу-Водоканал» җәмгыятенең су чыгару участогы мастеры Александр Кузнецовка производствода ирешелгән уңышлары һәм юбилее уңаеннан район башлыгының рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев