Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уруссуның мемориаль комплексында Бөек Ватан сугышы чорының ике пушкасы куелачак

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында Урыссу бистәсендә мемориаль комплексны ремонтлау планлаштырыла.

Әлеге комплекс 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына китеп, яу кырыннан әйләнеп кайтмаган якташларыбыз истәлегенә район хакимияте, халык депутатларының район советы инициативасы белән ачылды. Мемориалны ачу башта Җиңү көненең 53 еллыгына планлаштырылган иде. Әмма кайбер сәбәпләр аркасында төзелеш кичектерелде. Нәтиҗәдә мемориаль комплекс ачылу тантанасы 2000 елның 9 маенда - Бөек Җиңүнең 55 еллыгын бәйрәм итү көнендә узды. Обелискның уң ягында 60 метр озынлыктагы һәм өч метр биеклектәге мемориаль стена урнашкан. Мәрмәр плитәләрдә 2400 герой-якташыбызның исемнәре уеп язылган. Стенаны металлдан коелган алты орден һәм Бәйрәкәтамакта туып үскән Советлар Союзы Герое Фатыйх Шәриповның бакырдан коелган рельефлы бюсты бизи. Искеурыссулы Җинан Хафизова һәм аның сугыштан әйләнеп кайтмаган җиде улы сурәтләнгән барельеф та үзәк урынны алып тора. "Аналар" скульптура төркеме - хәсрәтле татар, башкорт һәм рус хатыннарын гәүдәләндергән.

Комплексны төзекләндерүдә Башкортостан Республикасыннан архитекторлар Борис Харис улы Хәйров, Андрей Михайлович Запевин, скульптор Данислав Васильевич Юсупов, сынчы-нәкышче Рәсим Рәис улы Шәрифуллин, Баулыдан нәкышче Усман Газиз улы Кыямов катнашкан. Һәм менә әлеге, янында күп еллар дәвамында хөрмәтле ветераннарыбыз катнашында тантаналар уза торган архитектур корылма, Татарстан Республикасының финанс ярдәме аркасында, 2015 елның язында, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү көнендә "җанланачак". Җиңүчеләр даны мәңгелек.

Сүз уңаеннан. Инфраструктура үсеше бүлеге мәгълүматлары буенча, мемориаль комплекс территориясендә Бөек Ватан сугышы чорының ике пушкасы куелачак: берсе - 1942 елгы, икенчесе - 1945 елның мартындагы. Ремонт эшләре, тулаем алганда, 1 октябрьгә кадәр тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев