Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уруссы балалар иҗаты үзәгенең педагоглары “Балалар Сабан туе – 2014” бәйрәмен уздырганнар

Җәйге каникуллар чорында балалар иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары актив эшли.

Җәйге сәламәтләндерү эш планына ярашлы, үзәк хезмәткәрләре "Мәче һәм тычканнар" күңе ачу чарасы үткәргән. Балалар паркында алар шулай ук "Балалар Сабан туе - 2014" бәйрәме уздырганнар, аның барышында балалар бәйгеләрдә, эстафеталарда, спорт ярышларында катнашкан, бүләкләр һәм татлы призлар кабул иткән. Ә "Гайдарка" балалар мәйданчыгында "Юл викторинасы" чарасы оештырылган. Аның максаты - балаларга аңлаешлы формада өч төп кагыйдәне: куркынычны алдан күрүне; мөмкин кадәр аннан саклануны; кирәк булганда, тәвәккәл эш итүне җиткерү булган. Педагоглар, викторина, кагыйдәләр, рекомендацияләр һәм аларның киңәшләре балаларга катлаулы һәм гадәттән тыш вәзгыятьләрдә ярдәм итәр һәм юлларда үзеңне куркынычсыз тоту культурасының нигезе булыр, дип өметләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X