Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу бистәсе чикләре киңәя

Район советының күптән түгел үткәрелгән утырышында район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Вәдигуллин Урыссу авыл җирлеге һәм аның белән чиктәш шәһәр тибындагы Урыссу бистәсенең чикләре үзгәрүе турында мәгълүмат бирде. Вәдигуллин сүзләре буенча, чикләрне үзгәртү инициативасы белән бистә советына Урыссу авыл җирлеге чыккан - бистә советы тарафыннан элеге инициатива хупланган....

Район советының күптән түгел үткәрелгән утырышында район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Вәдигуллин Урыссу авыл җирлеге һәм аның белән чиктәш шәһәр тибындагы Урыссу бистәсенең чикләре үзгәрүе турында мәгълүмат бирде.

Вәдигуллин сүзләре буенча, чикләрне үзгәртү инициативасы белән бистә советына Урыссу авыл җирлеге чыккан - бистә советы тарафыннан элеге инициатива хупланган. Әлеге муниципаль берәмлекләр территорияләренең чикләрен үзгәртү мөһимлеге, дип билгеләп үтте ул, Урыссу бистәсенең Солнечный микрорайоны янында урнашкан, әмма Урыссу авыл җирлеге җирләре булып торган җирләрдән район үзәгендәге күп балалы гаиләләргә йортлар төзү өчен участоклар бирелүе белән бәйле рәвештә килеп туды. Ике җирлек советының да әлеге сорауны уңай хәл итүләре белән бәйле, депутатлар Татарстан Республикасының "Территорияләрнең чикләрен билгеләү һәм "Ютазы муниципаль районы" муниципаль берәмлеге һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләр" муниципаль берәмлеге статусы турында"гы Законга үзгәрешләр кертү турында карар кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев