Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу бистәсендә яшәүче берәү торагыннан колак какты

Торак-коммуналь уңайлыклар өчен зур күләмдә әҗәте барлыкка килгән Урыссу бистәсендә яшәүче берәү торагыннан колак какты.

Әлеге йортта Александр торак бинаны алып торучы булып санала. Ун ел дәвамында ул бернинди сәбәпсез фатир һәм коммуналь уңайлыклар өчен түләмәгән, бу исә социаль найм килешүендә каралган бурычларны үтәмәү булып санала.

Александр ялгызы яши, йөгәнсез тормыш алып бара. Район башкарма комитеты каршындагы комиссия, фатир өчен түләмәүчеләр буенча рейд уздырганда, бу кешене бер тапкыр гына кисәтмәде. Өстәвенә, бу фатирдагы санитариягә каршы халәттән чәчләрең үрә тора - чын мәгънәсендә калдык-постык һәм чуп-чар полигоны. Әлеге "байлык" күп тапкыр яну аркасында стеналардагы корым, кайбер урыннарына фанерлар кагылган пычрак тәрәзәләр аша, мөгаен, бүлмәгә беркайчан да кояш нурлары үтеп керә алмагандыр. Ә торактан чыккан сасы ис... Күрше фатирларда яшәүчеләр бу хакта бер тапкыр гына чаң сугып калмады.

Бүгенге көндә, Россия Федерациясе Торак кодексы 83 маддәсенең 4 пунктындагы 1 подпунктка ярашлы, наймга бирүче таләбе буенча торак бинаны социаль наймга биреп тору, ягъни район башкарма комитеты белән Александр арасындагы килешү суд тәртибендә таркатылды. Суд торак йорт өчен җаваплы кешене, башка торак белән тәэмин итү шарты белән, бу торак бинадан чыгару турында карар итте.

Исегезгә төшерәбез, РФ Торак кодексының 90 маддәсенә ярашлы, торак алып торучы һәм аның белән бергә яшәүче гаилә әгъзалары алты айдан артык вакыт дәвамында бернинди нигезсез сәбәп аркасында торак бина һәм коммуналь уңайлыклар өчен түләмиләр икән, алар, социаль найм килешүе буенча икенче торак бина белән тәэмин ителеп, яши торган фатирларыннан суд тәртибендә чыгарылалар. Күргәнебезчә, коммуналь уңайлыкларга түләмәүчеләрне үгетләү вакыты күптән инде узган. Район башкарма комитеты бу юнәлештәге эшен дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев