Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу бистәсенең балалар бакчасында янгынга юл куелмаган

Урыссу бистәсе балалар бакчаларының берсенең аш-су эзерләү бүлмәсендә плитә электр үткәргечендә кыска ялганыш булган, әмма пешекченең көйле гамәлләре аркасында авыр нәтиҗәләргә юл куелмаган.

Кухня эшчесе килеп туган вәзгыятьтә югалып калмаган һәм тиешле вакытта ут сүндергеч белән файдаланган, плитәгә тоташкан кабельне тартып алган һәм вакыйга турында хәбәр итә торган янгын җайланмасын кулланган. Вакыйга урынына районның барлык экстрен хезмәтләре килеп җиткән. Балалар бакчасы эше дә туктатылмаган.

Мондый вәзгыятьләргә юл куймау максатында, дип кисәтә Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баулы һәм Ютазы районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге, оешмалар җитәкчеләренең янгын куркынычсызлыгының барлык комплекслы чараларын күрүләренә ирешергә кирәк, бу үз эченә янгын куркынычсызлыгы буенча барлык хезмәткәрләрнең вакытында инстуктаж үтүен, объектларны мөһим булган янгын сүндерү чаралары белән тәэмин итүне, янгын сигнализациясенең автоматик системаларының төзек хәлдә булуын күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев