Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу бистәсенең идарә итүче компаниясе обход нәтиҗәсендә кагыйдә бозуларын ачыклаган

Сүз гомуми йорт ихтыяҗлары өчен түләү турында барганда, яшәүчеләр, монда нәрсәдер дөрес түгел, дигән нәтиҗә ясый башлый.

Закуан Ильясов җитәкчелегендә эшләүче Идарә итүче компания сорауны хәл итүгә рациональ якын килгән. "Рөхсәт ителгән норма"дан артып киткән гомуми йорт ихтыяҗлары өчен түләү исәпләнгән йортларга биредә даими рәвештә комиссия килә. Шулай ук суны минималь күләмдә кулланган күп фатирлы йортларда яшәүчеләр дә ирексездән шик тудыра. Әйтик, августтагы исәпләү приборларына контроль обход нәтиҗәләренә анализ кагыйдә бозулар ачыклануы турында сөйли. Химиклар тыкырыгы буенча 7а санлы йорт фатирларының берсендә комиссия учет приборында магнит куюны ачыклаган. Хәзер хуҗага гомуми йорт ихтыяҗлары буенча чыгымны үзенә генә түләргә туры киләчәк. Өч ай өчен. Пушкин урамы буенча 103 санлы йортның ике фатирында счетчиклар төзексез булып чыга. Шагыйрь Сирин урамы буенча 39 санлы йортта күрсәткечләр арасында аерма - 174 кубометр, акчалата чагылышта бу - 13 мең 774 сум. Димәк, фатир хуҗасы киметелгән күрсәткечләр тапшырган булып чыга. Тукай урамы буенча 25б санлы йортта да шундый ук картина: бердәм исәп-хисап үзәге мәгълүматлары - 163 кубик метр, Идарә итү компаниясенеке - 275 куб. 22 мең сумга якын суммага су урланган. Аерма 101 мең сумнан артык булган очракны рекордлы дип атарга була. Бу юлы Урыссу урамындагы 30 санлы йортта яшәүчеләр "алдан күрүчән" булып чыккан. Мондый урлашучылар белән көрәшне идарә оешмасы киләчәктә дә алып барачак, дип билгеләде Ильясов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев