Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу бистәсенең Изге Николай чиркәве янында сквер барлыкка киләчәк

Бүген Изге Николай чиркәве янында урыссулылар өчен гадәтигә әверелгән чүп үләннәрен һәм каракураны күрмисең: биредә Чкалов исемендәге парк утырту буенча эшләр бара.

Брусчатка җәелгән юллар барлыкка килгән, чәчәк түтәлләре, яшел үсентеләр өчен урыннар билгеләнә. Моннан тыш, биредә шулай ук транспорт тукталышы төзү күздә тотыла. Изге Николай чиркәве настоятеле, Роман атакай чиркәү территориясен төзекләндерү уңаеннан куанычын яшерми.

- Ишетүемчә, район җитәкчелеге биредә эскәмияләр урнаштыруны, яктылык булдыруны, ял зонасы ясауны планлаштыра, - ди ул. - Үзәктә, әлбәттә, фонтан атып утыруын күрәсе килә, әмма, үзегез аңлыйсыз, бу чыгымлы эш. Матурлык та тәрбияли бит. Сүз уңаеннан, әгәр күптән түгел безнең чиркәүгә өлкән яшьтәгеләр генә йөрсә, бүген тормышның рухи ягы яшьләрне дә кызыксындыра. Якшәмбе мәктәбендә православие нигезләрен өйрәнү, сроклы хезмәткә китүчеләргә яки йорт төзи башларга карар итүчеләргә фатиха бирү, яңа туган сабыйларны чукындыру - боларның барысы да бистәдә яшәүчеләр тормышының бер өлешенә әверелде.

Урыссулы Людмила Вдовина да житәкчелекнең, шәхсән район башлыгы Рөстәм Нуриевның әлеге территориядә парк булдыру турында уй-нияте күпләр тарафыннан хуплап кабул ителде, дип билгели.

- Чиркәү территориясе приход кешеләренең үзләре тарафыннан да төзекләндерелә, - ди ул. - Күрүегезчә, биредә чәчәкләр тәрбияле, ә брусчаткадан салынган юллар тирә-юнь балалары күңеленә хуш килде, алар биредә самокатларда йөри. Роман атакай рөхсәт итә, балалар әдәпле, үсентеләрне сындырмыйлар, чәчәкләрне таптамыйлар. Яңа скверлар да безнең өчен күңелле ял, буш вакытны хозурлыкта уздыру урыны булып калыр дип өметләнәбез.

Шуны исегезгә төшерәбез, 2015 елда игълан ителгән Парклар һәм скверлар елы кысаларында булган паркларны төзекләндерү, яңаларын ачу буенча программаны тормышка ашыру бара. Муниципалитетларга республика бюджетыннан бу максатларга 1 млрд сум юнәлтелгән, безнең районга - 5 млн 527 мең сум. Чиркәү янындагы скверның - район проектларының иң күркәмнәреннән берсенең эш масштаблары турында башлангыч стадиясендә үк фикер йөртергә була. Чкалов исемендәге парктан тыш, акча тагын биш объектта - "Бәйрәкә" авылындагы "Гобәйдия" скверында, Солнечный микрорайонындагы яшьләр паркында, Иске Урыссу авылы ягындагы Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә утыртылган паркта, Горький исемендәге скверда һәм Урыссу бистәсендәге мемориаль комплексны реконструкцияләүдә файдаланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев