Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу бистәсенең Мияссәров урамында яшәүчеләр “Игелекле күршеләр” бәйрәме үткәрделәр

Узган ялларда Урыссу бистәсенең Мияссәров урамында яшәүчеләр "Игелекле күршеләр" бәйрәме үткәрде.

Урам бәйрәмнәре торак пунктларда яшәүчеләрнең үзләре инициативасы белән уздырыла. Кагыйдә буенча, аларны оештыручылар - иҗади, актив, күршеләрчә дус мөнәсәбәтләр сакларга теләге булган затлар. Мияссәров урамында яшәүче урам буенча җаваплы Наҗия Рәкыйпова шундыйлардан. Бу урамга аның гаиләсе җиде ел элек күченгән. Һәм ул әлеге бәйрәмне икенче тапкыр оештыра инде.

Шимбә иртәсендә Рәкыйповлар ишегалдында урамда яшәүчеләрне чакыру плакатлары, эскәмияләр, музыкаль җайланмалар белән бәйрәмчә бизәлгән сәхнә көтә иде. Җыелучыларны сәламләп, алып баручылар аларга урам исеменең килеп чыгышы турында сөйләделәр. Ул әлеге урамда яшәгән һәм Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгәндә 1980 елның көзендә һәлак булган Фәһим Мияссәров исеме хөрмәтенә шулай аталган. Район хакимияте вәкиле Владимир Локтев урамда яшәүчеләргә сәламәтлек теләде. Җыелучыларны үзләренең концерт номерлары белән Зөлфия Рәхмәтуллина җитәкчелегендәге "Илһам чишмәләре" фольклор төркеме, Ләйсән Кашафетдинова, Илдар Әхтәмов куандырды. Мияссәров урамында яшәүчеләр үзләре дә дәртле биюләр башкарганда кимен куймады. Алар арасында моңлы җырлар башкаручылар да табылды. Бу көнне истәлекле бүләкләрне урам юбилярлары, язмышларын бер җепкә бәйләгән Румянцевлар һәм Рәкыйповлар, шулай ук озын гомерлеләр исәбендә булган туксан бер яшьлек Хәдичә әби Ибәтуллина кабул итте. Бәйрәмне уздыруда матди ярдәмне Радик Солтанов күрсәтте. Чара ахырында барлык катнашучылар чәй өстәле артына чакырылды. Уңып пешкән камыр ашлары, хуш исле бал алып килгән урам кешеләре, әлеге ризыклардан авыз итеп чәй эчкәндә, үткәннәр турында искә төшерделәр, тормыш турында әңгәмә кордылар.

Бәйрәмне оештыручылар урамда яшәүчеләрнең дуслыкта һәм татулыкта гомер кичерүләрен, бер-берләренә игътибарлы булуларын, аралашу культурасын саклауларын теләделәр. Аннары, урам буенча җаваплы Наҗия Рәкыйпованың хыялы бар - урамны төзекләндерү һәм яшелләндерү. Бердәм урам халкы бу эшләрне һичшиксез башкарып чыгар, диясе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев