Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу бистәсенең үзәк мәчетендә һәлак булучылар рухына дога кылдылар

Ютазылылар барлык татарстанлылар белән бергә Казанда егылып төшкән очкыч пассажирларының вафат булуы сәбәпле хәсрәтләнә.

Пассажирлар арасында безнең районнан кешеләр юк, дип хәбәр иттеләр ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ютазы районы буенча идарәсендә. Дүшәмбе, 18 ноябрьдә, Изге Николай чиркәвендә һәм Урыссу бистәсенең үзәк мәчетендә дин әһелләре һәлак булучылар рухына дога кылды. Шуны исегезгә төшерәбез, Мәскәүдән Казанга очучы Boeing 737 пассажир лайнеры 17 ноябрьдә кич Казан аэропортында казага юлыга. Очкыч бортында иллеләп кеше - алты экипаж әгъзасы һәм 44 пассажир була. Алдан алган мәгълүматлар буенча, аларның берсе дә исән калмаган. Һәлакәтнең сәбәбенең төп версиясе - экипаж хатасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев